Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер ир-ат һәм бер хатын-кыз райондашыбызның машина йөртү таныклыгы алынды

4 июль көнне РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Хәкимов Данил Дамир улына карата административ хокук бозу буенча ачык суд утырышы узды.

Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән Данил Дамир улы Хәкимов административ хокук бозуда гаепле дип таныла һәм 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Шулай ук әлеге граждан 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф түләячәк.

27 июль көнне Актаныш районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать суды карары райондашыбыз Идрисова Розалия Ришат кызына да шушындый ук җәза билгеләнә. Ни өчен икәнлеген үзегез аңлагансыздыр.

Сәрхуш шоферлар юлдан баручы җәяүлеләр, башка автомобильчеләр, өлкәннәр һәм балаларның тормышына, сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра. Моның ни дәрәҗәдә хәвефле булуы ЮХИДИ мәгълүматларында ачык күренә. Исерек шоферлар гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләрендә кеше гомерләре фаҗигале төстә өзелә, төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган пассажирлар инвалид кала. “Исерек” сәфәрләр Татарстан гаиләләренә күпме кайгы-хәсрәт китергән – мондый статистиканы ЮХИДИ алып бармый.

Райныбыз массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары бу югалтулар турында даими яза. Проблема әле дә кискен тора, шуңа да әлеге теманы яктырту мөһим. Хокук бозулар өчен штрафлар гына түгел, иректән мәхрүм итү дә каралган.

Искәртеп узабыз, РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен беренче тапкыр 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр хокуктан мәхрүм итү каралган. Әгәр закон бозучы бер ел дәвамында кабат исерек килеш руль артына утырса, аны исерек килеш кабат машина йөрткән өчен җинаять җаваплылыгына тартачаклар. РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев