Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эчеп тотылган шоферларга тагын бер җәза

Руль артына хәмер кулланган хәлдә утырган шоферларга хәзер җәза катгый. Әмма кайберәүләр һаман да закон бозуны, башкалар гомерен куркыныч астына куюны аңлы рәвештә дәвам итә. Шундыйларның берсенә Җәмәгать хөкемдары карар чыгарды.

3 апрельдә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Мирзашарипов Булат Миргаяновичка карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды. Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән граждан Мирзашарипов Б.М. административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев