Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Прокуратура, кафе хезмәткәрләре бәйрәмнәрне төшереп барырга һәм фото һәм видеоларны мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә урнаштырырга хокуклымы, дигән сорауга җавап бирде

Район газетасы укучысы кафе хезмәткәрләренең гамәлләре дөресме юкмы икәнлеге турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте.

“Газета аша район прокурорыннан консультация аласы килә. Коллегаларым белән кафеларның берсендә корпоратив үткәрдек, кафе хезмәткәре, безгә бу турыда кисәтмичә, ачыктан-ачык төшерү алып барган. Ә аннары моны Ватсаппта шәхси статуста урнаштырган. Әгәр без халыкка ачык булырга теләгән булсак, үзебез төшерүләр алып барган һәм видеоны социаль челтәрләрдә урнаштырган булыр идек.

Корпоративтан соң бер атнадан сыйныфташлар белән ябык кичәдә утырырга карар иттек, ә безнең утырганны бөтен район күрде. Бу бик күңелсез хәл. Яхшы түгел. Шулай эшләү законлымы? Хөрмәт белән, Марина Я.”

Аңлатма алу өчен без Аксубай районы прокуратурасына мөрәҗәгать иттек. Район газетасы укучысының соравына прокурор вазыйфаларын башкаручы Лариса Горожанкина җавап бирде:

–«Шәхси мәгълүматлар турында»гы законның 7 маддәсе нигезендә (27.07.2006 елдан көченә кергән «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль закон N 152-ФЗ) операторлар һәм шәхси мәгълүматларга керү рөхсәте алган башка затлар (әлеге очракта кафе хезмәткәре), әгәр федераль законда башкасы каралмаган булса, шәхси мәгълүматлар субъекты рөхсәтеннән башка шәхси мәгълүматларны өченче затларга ачарга һәм таратырга хокуклы түгел.
Әгәр дә сурәтләр җәмәгатьчелеккә таралган икән – Роскомнадзорга гариза языгыз, нәкъ менә бу ведомство беркетмәләр төзи, әмма аларны бары тик суд кына карый. Әлеге очракта кафе хезмәткәрен административ һәм җинаять җаваплылыгына тартырга, шулай ук матди зыянны түләттерү турында судка гариза бирергә мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев