Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хөкемдар җиде райондашыбызны 30 мең сум штрафка тартты: Сәбәбе- билгеле

Татарстан Республикасы территориясендә исерекләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан системалы рәвештә профилактика эшләре алып барыла. Республика юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе тәкъдим иткән исерек хәлдә машина йөртеп, хөкемдар каршына баскан шоферларның исем, фамилиясен, әтисенең исемен район матбугатында яктырту әнә шундый профилактик чараларның берсе. «Актаныш таңнары» газетасы, аның рәсми сайты һәм социаль челтәрләрдә үзегезне начар яктан күрергә теләмәсәгез, эчкән хәлдә транспорт белән идарә итмәгез!

2023 елның 14 июнендә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Миргалимов Рөстәм Касыйм улына, 20 июньдә Сәлимов Радик Анатолий улына һәм Насыйров Эльвир Флүс улына, 21 июньдә Галиева Ләйлә Әүхәди кызына,  22 июньдә Галаетдинов Илфак Флүс улына, 27 июньдә Шакиров Фидус Фәвәдис улына, 3 июльдә Авсахов Булат Данис улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышлары узды.

Әлеге райондашларыбыз эчкән хәлдә руль артына утырып үзләренең һәм юлдагы башка автомобиль йөртүчеләр, пассажирлар һәм җәяүлеләрнең гомерен, сәламәтлеген, мөлкәтен куркыныч астына куйдылар.

Исерек хәлдә булган машина йөртүчеләрнең сиземләү тойгысы кими, юлдагы халәтне дөрес бәяләү һәм маневрларны дөрес сайлау сәләтен югалта. Бер үк вакытта андый шоферлар югары тизлек белән узышырга ярата, каршы як юл полосасына чыга. Спиртлы эчемлекләр кулланган шоферлар гади саклану чараларын да үтәмиләр. Исереклек халәте күрү һәм ишетү сәләтен киметә. Машина йөртүче аз гына эчкән булса да, юл хәлен бәяли алмый һәм  игътибар итәргә өлгерми. Алкоголь күрү сәләтен боза, аек булмаган кеше ераграк әйберләрне аерып бетерми, шулай ук төсне, бигрәк тә яшел белән кызылны кабул итүе үзгәрә. Шул рәвешле, юл-транспорт фаҗигасе барлыкка килү арта. Һәлакәт нәтиҗәләре тән җәрәхәте алудан башлап гомер өзелүгә кадәр җитәргә мөмкин.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, Россия Федерациясе кануннары буенча исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәза гына түгел, җинаять эше кузгату да каралган. Исерек хәлдә руль артына утырган өчен автомобильчеләр 1,5 елдан 2 елга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә, өстәвенә 30 мең сум күләмендә административ штраф салына. Ә исерек килеш кабат эләккән очракта, хокук бозучы җинаять җаваплылыгына тарттырыла.  Моннан тыш, автомобильдә исерек килеш җилдерергә яратучылар 480 сәгатькә кадәр йөкләмә буенча (обязательные) эшләргә яки 2 елга кадәр мәҗбүри (принудительные) хезмәткә тартылырга мөмкин. Барлык санап үтелгән очракларда да йөртүче билгеле бер вазыйфа биләү яки 3 елга кадәр аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә.

Машина йөртүче юлда барганда якыннарының аны өйдә исән-имин көтүләре турында уйласын, кагыйдәләрне бозуга юл куймасын иде. Юлларда исән-имин, хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев