Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

БЕЗНЕҢ КИҢӘШЛӘР: Салкын һава энергияне күп ала- яхшылап туклану мөһим

Иң элек җылы киенергә кирәк. Өстегезгә составында синтетика булмаган, киже-мамык тукымадан тегелгән киемнәр киегез.

Аяк киемегез кыса торган булмасын, киез итекләр кияргә тырышыгыз.
Машина көтеп торасыгыз булса, хәрәкәтләнергә кирәк. Салкын һава энергияне күп ала, шунлыктан яхшылап туклану мөһим. Ач килеш урамга чыкмау яхшы.
Иммунитетыгызны саклыйсыгыз килсә, суыкта диета сакламаска тырышыгыз.


Урамнан өйгә кергәч, кызыл борыч салып, җылы чәй эчү яхшы. Суган белән сарымсак турында да онытмагыз. Туңдырган җиләк-җимешләр ашарга мөмкин, тик аларны ашагач кабат суыкка чыкмаска кирәк.


Өшегән очракта, туңган кешене җылытырга кирәк. Гадәттә хатын-кызлар, балалар өшүчән була. Аяк бармаклары, кул бармаклары, бит, колак өши. Хатын-кызларга кыш көне биткә дымландыра торган крем сөртмәскә кирәк, ул тиз өшетә.

Суыктан өйгә кергәч, суык киемнәрне салып, җылы киемнәр кияргә һәм күпмедер вакыт үткәч, кызарып, зәңгәрсу төстә кабарып, күпереп чыккан урыннарга игътибар итәргә кирәк. Аларны өреп җылытырга, аннан соң чиста йомшак тукыма белән капларга мөмкин. Бу җиңелчә өшегәндә. Каты булса, табибка мөрәҗәгать итегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев