Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Чия нәрсәдән файдалы һәм зыянлы?

Табиб-терапевт Инна Михайлова төче чиянең (черешня) кеше организмына файдасы турында сөйләде, ләкин җиләк белән артык мавыкмаска киңәш итте. Чия нәрсәдән файдалы һәм зыянлы?

Чия нәрсәдән файдалы һәм зыянлы?
Төче чиядә калий күп, ул матдәләр алмашы процесслары өчен мөһим. Шулай ук тимер бар, ул анемияне җиңәргә ярдәм итә.

Чия бәвел-җенес системасы авыруларын профилактикалау өчен файдалы. Җиләк токсиннарны бәвел-җенес каналларыннан чыгарырга ярдәм итә. Моннан тыш, төче чия ашкайнатуга уңай тәэсир итә һәм эчне йомшарту эффектына ия, организмда рак күзәнәкләре барлыкка килүне тоткарлый.

Шулай ук төче чиядә көчле ютәлне дәваларга, астма симптомнарын бастырырга һәм сулыш алуны иркенәйтүче В витамины күп.

Реклама

Шул ук вакытта төче чияне артык куллану диабетиклар өчен куркыныч - приступ китереп чыгарырга мөмкин. Ашказан-эчәк тракты авыру кешеләргә җиләкне чама белеп кулланырга кирәк, чөнки чиядә кислота күп.

Сәламәт кешегә төче чияне көненә 300 граммнан да артык ашарга киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев