Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Ни өчен киви ашарга кирәк?

Витамин һәм минералларга бай җимеш турында сез белгән-белмәгән фактларны бергә тупладык. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, киви калкансыман бизгә, иммунитетка, фигурага уңай йогынты ясый. Моннан тыш йөрәккә һәм кан тамырларына, аш кайнату системасына, эндокрен системага да файдасы зур.

Тән тирегез, чәчләрегез, тырнакларыгыз матур булсын дисәгез дә, киви ашарга тырышыгыз.

Кивида С витамины бик күп. Көнгә уртача зурлыктагы бер киви ашау организмны тәүлек буена аскорбин кислотасы белән баетырга сәләтле. Ул бик көчле антиоксидант булып санала, колаген бүлеп чыгарыга ярдәм итә һәм иммунитетны ныгыта.

Әлеге җимеш клетчаткаларга бай. Шуңа да аш кайнату системасын җайга салырга, эч кату белән интеккәннәргә ярдәм итәргә сәләтле. Составында антинидин дигән матдә булу аксымны эшкәртергә булыша.

Йөклелек чорына әзерләнгән яисә бала көтүче хатын-кызларга да киви ашау комчау итмәс. Ник дигәндә, җимештә фолатлар бик күп тупланган. Фолий кислотасы исә баланың формалашуына һәм сәламәт үсешенә ни чаклы йогынты ясавын без барыбыз да яхшы белә. Кивины балаларга да ашарга киңәш итә табиблар.

Яшь калырга теләүчеләр өчен дә киви ашау файдага гына булачак. Аның составындагы А һәм Е витаминнары тире, чәч, тырнакларга матурлык өсти. Ә калий кан басымын нормада тотарга ярдәм итә, тромблар барлыкка килүдән саклый.

Реклама
РЕКЛАМА

Гликимия индексы түбән булганга, кивины 1нче һәм 2нче тип диабеттан интегүчеләргә ашау рөхсәт ителә. Диета тотучылар да бу җимешне курыкмыйча куллана ала.

Киви сатып алганда аның тышына игътибар итегез:

- ул җыерчыкларсыз булырга тиеш. Бик каты һәм йомшак та булмасын.
- кивига бармак белән басканнан соң бармак җимешкә батып керә икән, аны алмау хәерле. Чөнки бу очракта аның черегән булуы ихтимал.
- контейнерларга тутырып сата торган киви алырга утры килсә, җимешләрнең барысын да яхшылап карагыз. Араларында черекләр булмасын.

- контейнерда су тамчылары да булырга тиеш түгел.
- кивины суыткычта +10 градуста саклау хәерле. Болай иткәндә, җимешләр 1,5-2 ай да яхшы хәлдә торачак. Әмма бик каты өлгергән киви суыткычта да 1-2 атна гына сакланачак.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/ni-chen-kivi-asharga-kirk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев