Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Үрдәк-каз түшкәсен шырпы сыман төкләрдән ничек чистартырга?

Укучыбыз киңәш итә. Ә без бу хакта сезгә язып чыгабыз.

Элек әниләр бу эшне кар төшкәч кенә башкарса, хәзер бер җәйдә берничә партия кош-корт алып үстерүче хуҗабикәләр дә бар. Үстерү белән генә түгел, аны суеп, чистартып, эш итәсе дә бар. Үрдәк-казлар түшкәсе төкләре шырпылы булса, аларны ничек чистартырга? Якынча бер чиләк кайнар суга бер уч чәй содасы салырга. Шул суга кош-корт түшкәсен батырып алырга да, 5-10 минутка целлофан пакетка салып торырга. Йон һәм шырпы сыман төкләр сыдырылып кына төшә. Парлангач, шырпылы төк бүртеп чыга, йомшара. Иткә соданың тәме сеңми.

Кош-кортны иткә айның 10-20 нче көннәрендә суярга кирәк. Бу вакытка бала йоны-шырпылы төкләре үсеп бетә. Яңасы үсми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев