Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Ватанны саклаучыларга туган як сәламе: Иске Богады җирлеге унҗиденче гуманитар олауга 120 мең сумлык ярдәм белән зур өлеш кертте

16 февраль көнне махсус хәрби операция зонасына Актаныштан унҗиденче гуманитар йөк машинасы юлга кузгала. Иске Богады авыл җирлегендә яшәүчеләр әлеге гуманитар ярдәмгә зур суммада кирәк-яраклар белән үз өлешләрен кертте. Читтә яшәүче якташлар да бу изге эштән читтә калмады.

Иске Богады авыл җирлегенә караган авыллардан махсус хәрби операциядә 13 батырыбыз илебез иминлеге һәм якты киләчәге өчен көрәшә. Аларның өчесе инде яу кырында һәлак булды. Шуңа да авылдашлар махсус хәрби операция барышын йөрәкләре аша уздыралар, солдатларыбызның тормышы белән даими кызыксынып, алар өчен ут йотып торалар. Шушы көннәрдә җирлектә яшәүчеләр зур суммада акча җыйнады, махсус хәрби операциядәге батырларга ярдәм итәргә чит төбәкләргә китеп урнашкан авылдашлар да кушылды. Тиз арада  120 мең сум акча тупланды.

Иске Богады авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рания Әхмәтова җитәкчелегендә әлеге акчаларга сугышчылар өчен иң кирәкле әйберләр сатып алынуын хәбәр итте:

- Актанышның "Без бергә" волонтерлар фонды тәкъдиме белән ике генератор, 100 газ баллоны сатып алдык. Дарулар,  эчке киемнәр, футболка, триколар, юыну, кырыну әсбаплары, йон оеклар, носкилар, сөлгеләр, калын һәм юка эш перчаткалары, газлы һәм газсыз сулар, тушенка, консервалар, чәй, кофе, сгущенка, конфетларны тартмаларга тутырып "Без бергә" волонтерлар фонды урнашкан "Яшьлек" яшьләр үзәгендәге штабка илттек. Авылдашларга, читтә яшәүче якташларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез, һәркем үз өлешен акчалата, әйберләтә кертте. Түбән Камада яшәүче Сәмәрә апа, мәсәлән, 60 пар носки алып җибәрде, – ди Рания Миркасыйм кызы. 

Богады волонтерлары яу кырындагы ун егетебезгә аерым күчтәнәчләр хәстәрләгәннәр. 16 февраль көнне махсус хәрби операция зонасына Актаныштан унҗиденче гуманитар йөк машинасы юлга кузгала. Әлеге күчтәнәчләр батырларыбызга Ватанны саклаучылар көне алдыннан туган як сәламе булып барып ирешер дигән теләктә калабыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев