Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актанышта «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе уза

Бүген районыбызда ел саен балаларның көтеп ала торган бәйгесе- «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе узды. Әлеге конкурста районыбызның 20 мәктәбеннән яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашты. Командаларда, нигездә, дүртенче сыйныф укучылары. Конкурс нигезләмәсе буенча 9-11 яшьлек балалар катнаша ала.

Көннәр җылытып, урамда сукмак төшүгә элек-электән чормадагы велосипедларны алып төшү авыл баласы өчен иң кадерле, иң дулкынландыргыч мизгел ул. Урамда кар яуганчыга кадәр велосипед бик тә кирәкле транспорт. Җилләрне куа-куа болай гына йөреп кайтсаң да үзенә күрә бер рәхәт ял бит ул велосипедта йөрү.

Тәгәрмәчләрен һәрвакыт тикшереп, тын кертеп тору балаларда техникага сакчыл караш, аның өчен җаваплылык хисе тәрбияли. Руль-тормоз системасын, чылбырларын да карап-майлап торсаң, велосипедың сиңа гына түгел, эне-сеңелкәшләреңә, хәтта үзеңнең балаларыңа кадәр дә исән-сау хезмәт итә. Хәзерге телефонлы, гаджетлы заманда балаларның велосипедта утыруларын күрү үзе бер рәхәт. Йөзләре, күзләре елмая, осталыкларына да күз тимәсен.

Велосипедын бик яратып иярләгән Язилә Шагалиева белән бүген "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесендә таныштым. Язилә Актанышның икенче санлы мәктәбендә укый. Беренче тапкыр велосипедка 5 яшендә утыра кыз. Әтисе туган көненә кечкенә генә кызыл велосипед бүләк итә. Йөрергә дә әтисе өйрәткән аны.

- Әти мине велосипедка утыртты да, сине арттан тотып барам, курыкма, педальләреңне әйләндер, диде. Бервакыт артыма карасам, әтием әллә кайда калган. Менә шулай бик тиз һәм җайлы итеп өйрәндем мин велосипедта йөрергә,- ди Язилә. 

 «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесенә дә үз-үзендә ышаныч тойган кыз бик рәхәтләнеп катнаша. Иң элек сыйныфларыннан, аннан мәктәпкүләм «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында осталыгын күрсәтә. Мәктәпнең ЮИД командасы җитәкчесе Ләйсән кызны тагын өч дүртенче сыйныф укучысы белән бәйгегә ныклап әзерләндерә. Шуңа күрә Айзилә дә, команданың башка яшь юл инспекторлары да велосипедта йөрүдә сынатмадылар. 

- Без конуслар арасыннан йөрү, кегельләрне бәрмичә зигзаг ясау, авыш күтәртмәләрдән үтү, финишка килеп җиткәч оста итеп велосипедны туктата белү- барысына да ныклап әзерләндек. Шуңа бу бәйгедә җиңүгә өметем зур,- ди Айзилә. 

Велосипедта оста йөрү күнекмәләрен район мәгариф идарәсе белгечләре белән Актаныш районы ЮХИДИ инспекторлары да тикшереп торды. Бер генә хата да тәҗрибәле юл сакчыларының күзеннән читтә калмады. 

- Тиздән җәйге каникуллар, балалар бу чорда велосипедларда бик күп йөри. Кызганыч, алар арасында һәлакәтләргә очраучылар да була. Шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә, белгәннәрне кабатлауда «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесенең роле зур. Балаларга мөрәҗәгатем-юлларда сак булырга, велосипед белән бары тротуардан гына йөрергә кирәк!- диде ЮХИДИ инспекторы Инсаф Минһаҗев.  

«Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы үзе биш этапны берләштерә. Районыбызның төрле мәктәпләреннән 20 яшь юл хәрәкәте инспекторлары командалары медицина ярдәме күрсәтү, велосипедның детальләрен белү, юл йөрү кагыйдәләре буенча тест эшлиләр. 

Командалар жюри каршында шулай ук иҗади сәләтләрен дә күрсәтте. 

 «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе балалар иҗат үзәгендә концерт номерлары белән башланып китте. Соңыннан ЮИДчылар үзләре дә флешмобка басты.

Менә шундый тантаналы, күңелле чарада укучыларны мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Фирүзә Гыймадиева да сәламләде.

- Юл кагыйдәләрен, юл билгеләрен белү конкурста гына түгел, тормышта да бик кирәк. Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә яшь юл инспекторлары отрядлары эшли. Алар бик актив эш алып баралар,- дип ЮИД отрядлары эшенә бәя бирде мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Фирүзә Гыймадиева. 

Балалар иҗат үзәгендә бәйгене тантаналы ачу вакытында ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова да сәламләп, уңышлар теләде:

- Әлеге бәйгенең төп максаты- балаларнарасындагы юл һәлакәтләрен булдырмау, киметү. Яз җиткәч, юлларда велосипед, мопедларда хәрәкәт итүче балалар арта. Алар машина юлларына да чыгалар. Конкурска әзерләнгәндә һәм бәйге барышында укучыларның юл кагыйдәләре буенча белемнәре күбәя, куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер тапкыр исләренә төшерәләр.

Укучыларның күзләрендә җиңүгә омтылыш бик зур- чөнки җиңүчеләргә ЮХИДИ олы бүләк әзерләгән. Призлы урыннарга ирешкән командалар өр-яңа велосипедлы булачак. Ә беренче урынны яулаган команда 21-24 май көннәрендә Алабуга шәһәрендә узачак республикакүләм «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә районыбыз данын яклап көчләрен сынаячак.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев