Яңа Әлем сайлау участогында биш балалы гаиләгә авто-кәнәфи тапшырылды
Яңа Әлем сайлау участогына бүген биш баласы белән килгән Фәтхиевләр гаиләсен биредә күңелле сюрприз көткән. «Бала — төп пассажир» акциясе кысаларында аларга «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе әзерләгән авто-кәнәфи тапшырылды.
Фәтхиевләр гаиләсе сайлауга да бергәләп килгән. Әти-әниләре сүзләренчә, балалары кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, автомобильдә махсус креслода утырырга һәм иминлек каешын эләктерергә күнеккән.
— Без бүген бик шат. Биш бала үстергән гаилә өчен авто-кәнәфи — аеруча кирәкле һәм кадерле бүләк. Балаларыбызга һәрвакыт үз үрнәгебез белән дөрес юл күрсәтергә тырышабыз. «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенә һәм Актаныш районы Дәүләт автоинспекциясенә зур рәхмәтебезне белдерәбез, — диде Фәнзилә Фәтхиева.
Гаилә башлыгы Рафыйк Фәтхиев та юл иминлегенә аерым игътибар бирүләрен билгеләп үтте.
— Без юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышабыз. Балалар махсус креслоларда утырып, иминлек каешларын эләктереп йөрергә күнеккән. Кызыбыз өчен бу зур да, кирәкле дә бүләк булды. Зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да имин юллар телибез! — диде Рәфыйк Фәтхиев.
Нет комментариев