«Ромашка» балалар бакчасында гадәттәгедән дә күңеллерәк һәм җылырак мохит хөкем сөрде. Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне якынлашу уңаеннан биредә зур көзге ярминкә уздырылды.
Бәйрәмне балалар бакчасы мөдире Ләйсән Мәрдәнова ачып җибәрде. Ул хезмәттәшләренә һәм әти-әниләргә күтәренке кәеф, иҗади уңышлар теләде.
Бәйрәмнең иҗади өлешен әти-әниләрнең берсе — Лилия Фәхруллина үзенең дәртле җырлары белән бизәде. Аның чыгышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәп, һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.

Ярминкә муллыгы белән сөендерде. Өстәлләр көзге нигъмәтләр, өйдә әзерләнгән тәм-томнар һәм кул эшләнмәләре белән тулы иде. Балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм әти-әниләрнең ярминкәне оештыруда теләп катнашуы аеруча сөендерде.
Бәйрәмгә ямь өстәп, көзге бизәлештә фотозона да булдырылган иде. Кунаклар һәм балалар анда истәлеккә фотога төшеп, матур мизгелләрне саклап калдылар.
Йөзләрдәге елмаюлар, куллардагы күчтәнәчләр бәйрәмнең күңелле узуын күрсәтте. Бу матур көнне безнең белән бергә үткәргән, ярминкәгә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт!
Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренә иҗади уңышлар, хезмәтләрендә яңа казанышлар һәм һәр көннең балалар елмаюы белән бизәлүен телибез!
Нет комментариев