Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

Ут-күршеләр татар-башкорт дуслыгын ныгыта

Актаныш һәм Нефтекама арасын якынайтып, артистлар сәхнә алыша.


Татулыкның ачык чагылышы дустанә мөнәсәбәттә күренә. 30 ноябрь көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәхнәсендә Башкорт дәүләт филармониясе артистлары чыгыш ясады. Алар Агыйдел елгасы аръягыннан – Нефтекама каласыннан зур автобуска төялешеп, якын араны тагын да якынайтып, зур бәйрәм рухы алып килгәннәр. 
Актанышлылар аларны җылы каршы алды. 
Сәхнә алышу, яңа тамашачы каршында чыгыш ясау, 
Татарстан һәм Башкортстан арасында татулык җепләрен ныгыту – барысы да 2021 елның 18 маенда ике арада төзелгән килешүдән соң башлана. 
Татарстан һәм Башкортстан республикаларының мәдәният министрлыклары тарафыннан оештырылган эшлекле сөйләшүнең нәтиҗәсе бу. 
“Агыйдел” җыр һәм бию дәүләт ансамбле һәм Нефтекаманың Башкорт дәүләт филармониясе арасында килешү имзалана. 
– Ике республиканың элемтәләр бәйләнеше белән бәйле әлеге истәлекле вакыйга Башкортстанда булды. Зур документка кул куелды. Нәрсәләр эшләнгәне турында хисап тапшырып торабыз. Башкорт дусларыбыз “Агыйдел”нең юбилей концертына килгәннәр иде. Бик матур чыгыш ясадылар. Дуслык җепләре өзелмәслек итеп бәйләнә, – ди ”Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лилия Ялалова.
Әлеге язманы тулысынча "актаныш таңнары" газетасының бүгенге саныннан укый аласыз. Авторы- Филиза Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев