Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Актаныш җырлары» бәйгесе туган ягыбызны данлап талантларга юл ача (фото һәм видео)

2022 нче ел Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан районыбызда “Актаныш җырлары” район бәйгесе башланып китте.

           Безнең як халкы иҗатка, сәнгатькә чын күңелдән гашыйк. Районыбызда милли традицияләр, милли тәрбия һәм мәдәният көчле үсеш алган. Районыбыз татар халкына, татар сәнгатенә күпме асыл уллар, кызлар бүләк итте: Әлфия Авзалова, Хәнәви Шәйдуллин, Салих Хөснияров, Асаф Вәлиев һәм башка күренекле җырчылар, Илгиз Закиров, Кирам Сатиев кебек композиторлар, Мөхәммәт Мирза, Эльмира Шәрифуллина кебек танылган шагыйрьләр Актаныш турында да җырлар иҗат итеп, бар дөньяга туган ягыбызны танытты. “Актаныш җырлары” бәйгесе шул матур җырларны бергә туплау, районыбыз талантларын ачу, халыкка таныту максатыннан оештырылды.

             Бәйге районыбызның 5 зонасында уза. 10 октябрьдә Пучыда Күҗәкә, Әтәс, Айман, Усы, Зөбәердә, 11 октябрьдә Татар Суыксуында Чалманарат, Мәсәде, Татар Ямалысы, Такталачык, Иске Кормаш җирлекләрендә яшәүчеләр, 12 октябрьдә Киров авылы мәдәният йортында Иске Сәфәр, Чуракай, Байсар, Аккүз, Яхшый жюрига үз сәләтләрен күрсәтте.

              Бүген “Яшьлек» мәдәни үзәгендә районыбызның ветераннары Актаныш турындагы җырларны барлый.

Кичен Яңа Әлемдә Актанышбаш, Кәзкәй, Аеш, Уразай, Богады, Теләкәй үзешчәннәре сәхнә тотачак.

Реклама

            Ә 14 нче октябрьдә 15.00 сәгатьтә Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда район үзәгенең уку-укыту учреждениеләре, оешмалар, балалар сәнгать мәктәбе талантлары туган ягыбызга багышланган җырлы байлыкны күрсәтәчәк. 

 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Раил ХАРИСОВ фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев