Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Туган як"та - Тукайга багышланган күркәм чара!

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куаклардан хуш исле бөреләр уянган чакта, 26 апрельдә яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан Актаныш районы “Туган як” музеенда “Тәрбияле бала – бәхетле бала” дип исемләнгән чара узды.

                                                               Кунакка “Алтынчәч” балалар бакчасының чыгарылыш төркеме килде. Чара бергәләп “Туган тел” җырын башкару  белән башланды. Шагыйребезнең балачагы, тормыш юлы белән кыскача танышып үткәч, чараның икенче өлеше уен – викторинага күчелде.

                                                               Балалар викторина сорауларына бик теләп җавап бирде, Тукай әкиятләрен, шигырьләрен яхшы белүләрен исбатладылар. Интерактив уеннарда үзләренең бик  актив балалар икәнлекләрен күрсәттеләр. Чара мавыктыргыч экскурсия белән тәмамланды.  

    Рәйсә ШӘРИФҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: габдулла тукай Актаныш Татарстан Актаныш районы Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Безгә язалар Сезнең хатлар Халкыбыз хәбәрләре Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре бөек шагыйребез Габдулла Тукай