Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге комиссия мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге белән танышты. Шунысы сөендерә, барлык мәгариф учреждениеләре дә 1 сентябрьдән балаларны кабул итәргә әзер. Кадет мәктәбе директоры Илсур Ялалов ремонт эшләрен 7 июньгә төгәлләгән идек инде, дип әзерлек эшләре турында сөйләде.

— Быелгы ремонт һәм мебель алуга барлыгы 1 миллион 31 мең сум акча тотылды. Шуның якынча 770 мең сумы мебельләр сатып алуга китте. Калган өлеше агымдагы ремонт эшләренә тотылды, — дип сөйләде мәктәп җитәкчелеге.
Яңа уку елы алдыннан балаларның иминлеген тәэмин итүгә дә аерым игътибар бирелгән. Мәктәптә сигнализация системалары, запас чыгу юллары әзер. Казармалар һәм педагогик коллектив та тулысынча комплектланган.
Мәктәп территориясендә көн саен сак хезмәте оештырылган. Шулай ук укучыларга уку елы дәвамында куркынычсызлык кагыйдәләре даими аңлатылачак.
— Беренче сентябрьдә үк беренче дәрес куркынычсызлыкка багышлана. Ел дәвамында бу юнәлештә эш алып барыла. Һәр сыйныф җитәкчесе һәм тәрбияче укучылар белән иминлек кагыйдәләре турында сөйләшә. Каникул алдыннан һәм каникулдан соң да инструктаж үткәрелә, укучылар махсус журналларга имзаларын куя, — ди Илсур Ялалов.

Мәктәптә укучыларны сыйфатлы һәм файдалы ризык белән тәэмин итүгә игътибар зур. Биредә яшелчә үстерү өчен теплица файдаланыла. Быел теплицада үстерелгән кыярны сатудан якынча 21 мең сум керем алганнар. Әлеге акча мәктәпнең агымдагы ремонт ихтыяҗларына тотыла.
5 июльдә теплицада кыярның икенче уңышына нигез салганнар. Хәзер үсентеләр чәчәк ата. Максат — 1 сентябрьгә, балалар мәктәпкә ккилгәндә үзләрендә үстерелгән яңа кыярны ашханәдәге табыннарга кую.
Мәктәп җитәкчелеге сүзләренчә, укучылар өчен үзләре үстергән яшелчәләрне куллану өчен санитар таләпләрне үтәү зарур. Кыяр, кишер, чөгендер, бәрәңге кебек яшелчәләр тиешле экспертизага тапшырыла. Рөхсәт алынганнан соң гына балалар туклануында файдаланалар.

Бүгенге көндә кадет мәктәбенең педагогик коллективында 45 хезмәткәр эшли. Аларның 26сы — укытучылар, тәрбиячеләр һәм психологлар.
Актаныш кадет мәктәбе яңа уку елын комплекслы әзерлек белән каршы ала. Биредә төп игътибар уку-укыту сыйфатына гына түгел, ә балаларның иминлегенә, көнкүреш шартларына һәм сәламәт туклануына да юнәлтелгән.
Нет комментариев