Чуракай мәктәбендә «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе
Игелекле Актаныш

Чуракай мәктәбендә «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе

Чуракай мәктәбендә «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе кысаларында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов укучыларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.

Махсус хәрби операциядә катнашып, илебезне украина неонацистларыннан саклаган Айдар Ямаловның улы Камилгә дә Ленар Рафак улы үзенең бүләген бирде. Камил быел 6 нчы сыйныфта укыячак. Ул район җитәкчелегенә мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Бүләкләр быел гына 1 сыйныфка баручы балага да, урта звенодагыларга да бик кирәкле, анда уку-язу әсбаплары да, башка мәктәп кирәк-яраклары да бар.

Әлеге акция — балаларга ярдәм итү, аларга яңа уку елын күтәренке кәеф белән башларга мөмкинлек бирүгә юнәлдерелгән игелекле гамәл. Яңа уку елы һәр бала өчен шатлыклы мизгелләр, кызыклы ачышлар һәм уңышлар белән башлансын!


Нет комментариев