Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бүген районыбыз мәктәпләрендә Белем бәйрәменә багышланган тантаналы чаралар узды (фото һәм видео)

Актанышның икенче санлы мәктәбе яңа 2022-2023нче уку елын бүген 765 укучы һәм 60 укытучы, 15 хезмәткәр белән башлап җибәрде. 75 беренче сыйныф укучысы өчен бүгенге Белем бәйрәме аеруча истәлекле, алар әти-әниләре белән бергә яңа дөньяга, белем дөньясына тәүге тапкыр атлап керә.

 

               Мәктәп Белем бәйрәменә матурланып, төзекләндерелеп аяк басты. Укучылар җәйге каникулга таралу белән биредә Татарстан Республикасы программасы кысаларында зур төзекләндерү эшләренә старт бирелә. "Мәктәбебез яңа уку елына тулысынча әзер. Ел дәвамында безгә матур итеп укырга, эшләргә язсын! Бүген 1 сентябрьдәге тантанага ничек матур итеп килгәнбез, "Соңгы кыңгырау бәйрәме"ндә дә шулай исән-сау җыелырга язсын!"- дип теләде мәктәп директоры Айзат Әмиров мәктәп коллективын, ата-аналарны котлап. 

             Бәйрәм тантанасы быелгы уку елында патриотик тәрбиягә зур әһәмият биреләсен искәртте- Белем көне линейкасында катнашучылар Россия һәм Татарстан флагларына тигезләнде, соңыннан ике дәүләт гимны яңгырады. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов Актанышның икенче санлы мәктәбенең укытучылары-укучылары, ветеран укытучыларын Белем бәйрәме белән тәбрикләде. Район мәктәпләрендә бу уку елында 3200 бала укыячак, аларның 261-е беренче сыйныф укучысы. 81 егет һәм кыз Бердәм Дәүләт имтиханнары тапшырачак. 

- Хөрмәтле укучылар! Ныклы нигезле, тирән белемнәр үзләштерегез, киләчәктә яхшы һөнәр сайлап, илебезгә, республикабызга кирәкле шәхесләр булып, гаиләләрегезне, әти-әниләрегезне сөендереп матур кешеләр булып үсегез. Укытучыларга түземлек телим. Сезгә миһербанлы укучылар насыйп булсын. Аларга тирән белем бирергә язсын!- диде Ленар Рафак улы. 

               Белем бәйрәме укучыларның күмәк чыгышлары- мәгънәле җырлары, заманча биюләре белән үрелеп барды.

Укытучы, мәктәп кебек һәркем өчен кадерле төшенчәләр турында шигырьләр сөйләнде. Лаеклы ялга чыккан мөгаллимнәр белән бергә коллективка яңа аяк баскан педагоглар хөрмәтләнде. 

Фотолар Актаныш районы мәгълүмат үзәгеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев