Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән күпбалалы 6 әти Актанышка кире кайтачак

Татарстанның мобилизацияләү буенча чакыру комиссиясе 16 яшькә кадәрге өч баласы булган ир-атларны мобилизацияләү турындагы карарны гамәлдән чыгарды.

          Шуңа бәйле рәвештә мобилизацияләнгән күпбалалы ир-егетләр өйләренә кайтарылачак.

            Безнең чыганаклар әйтүенә караганда,  Актаныш районыннан андый егетләр алтау. Бүген аларны алыштыру өчен 6 көчле затыбыз Казанга юл алды. Хәрби хәрәкәткә китүчеләрне озатуда Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов та катнашты.  Ленар Рафак улы райондашларыбызга әлеге җаваплы вәзгыятьтә сынатмаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм аларның исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтуын теләде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев