Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ МӨҺИМ: Энгель Фәттахов Актанышта тау чаңгысы комплексы нинди акчага төзеләчәген әйтте

Актанышта шундый комплекс төзергә Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән булган.

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов үзе җитәкчелек иткән районда тау чаңгысы комплексы нефть компанияләре хисабына төзеләчәген әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюда хәбәр итте. 

"Бу фикер инде күптәннән башланган иде, мин әле район башлыгы булып эшләгәндә үк. Аны Рөстәм Нургалиевич, әле премьер-министр булган чагында, үзе тәкъдим иткән иде", - диде Энгель Фәттахов. 

Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов : "Менә бу сезнең төньякта урнашкан тавыгыз. Анда вертолет мәйданчыгы бар. Шунда ук Сабан туе урыны. Шуңа күрә шундый комплекс ясамыйсызмы?” - дигән булган.

"Проектлар эшләнеп бетү стадиясендә. Әлбәттә, бу бюджеттан башкарыла торган эш түгел. Безнең җирлегебездә өч нефть компаниясе эшләп килә. Шулар исәбенә без аны киләчәктә тормышка ашырырбыз, дип өметләнәбез", - дип планнары белән бүлеште район башлыгы. 

"Һәм, әлбәттә, Актанышта шундый комплексның булуы туристларны безгә җәлеп итү өчен дә этәргеч булыр, дип ышанабыз", - дип тә өстәде әңгәмәдәшебез.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/28/187073/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев