Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хакимият белән халык арасындагы күпер

23-24май көннәрендә Актаныш районында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата Советы көннәре узды.

Совет рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин җитәкчелегендәге делегация Актаныш җиренә аяк басуга Пучы авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортына килде. Иҗтимагый палата әгъзалары биредә тәрбияләнүчеләрнең көнкүреше белән танышып, йомшак идән җәймәләре бүләк иттеләр. Кунаклар Әнәк авылындагы Шәрип Шәймиев музеенда  да булдылар.

                          Ун ел үтеп тә киткән
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата Советы көннәренең Актаныш районында уздырылуы сәбәпсез генә түгел. 2009 елның апрель аендарайонбашлыгыкарары белән Җәмәгатьчелек Советы оештырыла. Җитәкчесе итеп райондашларга яхшы таныш, санитария-эпидемиология хезмәтендәэшләгән, Татарстанның атказанган табибы Зәмфирә Хафизова билгеләнә. Совет 20 әгъзаны  берләштерә. Җәмәгать эшендә актив бу кешеләр районның төрле өлкәләрендә намуслы хезмәт куялар. Шул көннән алып бүгенгәчә, табиб, укытучы, эшмәкәр, хөкемдар, дин әһелләре, матбугат, мәдәният хезмәткәрләре, лаеклы ялдагы райондашлар Җәмәгатьчелек Советы составында,төп эшләреннән тыш район тормышында лаеклы  катнаша. 


ТР Иҗтимагый палата әгъзалары, районның коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, яшьләр активы, дәүләт һәм муниципаль хакимият хезмәткәрләре белән очрашуда Совет җитәкчесе Зәмфирә Зиннур кызы унъеллык эшчәнлек турында хисап тотты. 


                  Хәл ителмәстәй проблема була алмый
Проблемаларга дучар булган инвалидбала тәрбияләүче гаиләгә кичектергесез ярдәм күрсәтү, авыр тормыш шартларында калган райондашыбызны торак белән тәэмин итү өчен Җәмәгатьчелек  Советы рәисенә район, республика җитәкчелеге ишекләрен шакырга туры килә. Иң мөһиме, Җәмәгатьчелек Советының бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмый, вакытында уңай хәл ителә. Һәм бүген әлеге кешеләр Җәмәгатьчелек Советына, аның җитәкчесенә бик рәхмәтле. 2009 елда, әле ветераннарның торак шартларын яхшырту сүздә генә чакта, Җәмәгатьчелек Советы әгъзалары Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол хатыннарының тормышы белән танышу өчен барлык авыл җирлекләрендә рейд үткәрә. Нәтиҗәдә, өлкәннәргә районнан ярдәм оештырыла. “Эчкечелек-фаҗига чыганагы” дип аталган,табиблар, полиция хезмәткәрләре, дин әһелләре катнашындагы түгәрәк өстәл янында сөйләшү, электрон сигарет сатучы сәүдә нокталарына рейдлар республиканың Иҗтмагый палатасы алып барган эш юнәлешләренә тәңгәл, психоактивматдәләр куллануга көрәш булып тора. Күптән түгел, әфган сугышында катнашкан инвалидларның да проблемалары өйрәнелде, аларны чишү максатыннан район башлыгы катнашында түгәрәк өстәл узды. Болар - Җәмәгатьчелек Советы алып барган эшчәнлектән берничә генә мисал. Райондагы барлык массакүләм -мәгълүмат чараларында, “Актаныш таңнары” газетасында, телевидение, радиода бу хакта даими яктыртыла. Район Җәмәгатчелек Советы республикакүләм уздырылган “Муниципаль берәмлекләрдәге иң яхшы Җәмәгатьчелек советы” бәйгесендә катнашып, 2017 ел йомгаклары буенча 3 урын, 2018 елда 1 урынга лаек булды.


                     Ышанычлы күпер
Очрашуда Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып, район Җәмәгатьчелек Советы эшчәнлегенә уңай бәя бирде: “Район җитәкчесе халыктан аерылган булырга тиеш түгел. Җәмәгатьчелек Советы халык белән җитәкчеләр арасындагы күпер ролен үти. Мин Җәмәгатчелек Советы җитәкчесе Зәмфирә Зиннур кызына бик рәхмәтле. 10 ел дәвамында нәтиҗәле эш алып барылды. Раондагы социаль мәсәләләрне хәл иткәндә Җәмәгатьчелек советы эшчәнлеге бик урынлы. 25 форма-киңәшмәдә авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары,табиблар, полиция хезмәткәрләре белән авыллардагы демография, социаль юнәлеш буенча ай саен хисап алып барыла.  Рамазан аенда берничә авыл җирлегендә алкогольле эчемлекләр сатылмый, соңгы елларда Сабантуйлар да аек үтә. Саф татар төбәге булган Актаныш милли-әхлакый традицияләрне саклап яшәргә тиеш. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Иҗтимагый палата эшчәнлеген югары бәяли. Безнең  Җәмәгатьчелек Советы да халыкның проблемаларын хәл итүдә үз өлешен кертә. Куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт!”- дип Энгель Нәвап улы Җәмәгатьчелек Советы колективынРәхмәт хаты белән бүләкләде. 


Республика Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Алабуга дәүләт тарихи- архитектура һәм сәнгать музей -тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко “Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыятен формалаштыруда Иҗтимагый палатаның роле” , Иҗтимагый палатаның мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе, профессор Римма Гыйльмиева “Гражданлык тотрыклылыгын формалаштыруда шәхеснең рухи-әхлакый иммунитетын булдыру” темасына чыгыш ясадылар. Римма Хәмит кызы район башлыгы Энгель Фәттаховка Иҗтимагый палатаның иң югары бүләген- “Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен” Почет билгесен тапшырды.


Очрашудан соң Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата Советы әгъзалары ике төркемдә эшләде. Беренчесендә район Җәмәгатьчелек әгъзалары белән киңәйтелгән утырыш узды. Икенчесендә яшьләр активы катнашында “ТР яшьләр үсешенә ярдәм чаралары һәм социаль лифтлар” темасына  сөйләшү оештырылды. Фикер алышулардан соң район Җәмәгатьчелек Советы эшчәнлеген камилләштерү буенча киңәш- тәкъдимнәр әйтелде.


“Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен” ТР Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хаты белән Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек Советы рәисе Зәмфирә Хафизова, Җәмәгатьчелек Советы рәисе урынбасары Ләйсән Тимерова, Җәмәгатьчелек Советы сәркатибе Ләйсән Газизова, Җәмәгатьчелек Советының президиум әгъзалары Филүс Яхин, Нурулла Нурлыев, әгъзалар Мөдәрис Ханов, имам-мөхтәсиб Руслан Мортазин һәм Эдуард Галиев бүләкләнде. Район башлыгынының Рәхмәт хатына  Җәмәгатьчелек Советы әгъзалары  Роза Сергеева, Анжелика Хөсәенова лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев