Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Колыным, Колынкаем: Туган авылым көннән-көн чәчәк ата

Хәтер- кешенең намусын, вөҗданын үлчәү бизмәне.

 

Без кичәге көнебезне бүген оныту өчен яшәмәгән. Чын кеше, үткәннәрен истә тотып, туып-үскән җиренә, халкына мәхәббәт һәм ихтирам белән карый, туган җиргә берегеп торган тамырларын өзми.

                                                                                          М. Хәсәнов

            Бу тормышта  кем генә юлга чыкмаган икән?! Мөгаен, андый кеше юктыр. Юл йөргәндә,  сокланабыз, гаҗәпләнәбез, гыйбрәт алабыз, үзебез яшәгән җирләр белән чагыштырабыз. Татар авыллары яшел манаралы мәчетләре, төзек урамнары белән озатып кала. Зыяратларга да игътибар итмичә калмыйсың.  

     Әйе, заманалар үзгәргән саен, авылларыбыз да үзгәрә. Шунысы куанычлы: безнең  Колын авылы да үзенең йортлары, матур мәчете, асфальт юллары, яшәү рәвеше белән күпләрдә соклану уята. Авылымның үзгәреш чоры 2003 елда- ТЭА “Ресурс-Холдинг” генераль директоры  Альберт Фәндүс улы Мустафин  төзеткән “Гөлчирә” мәчете үз ишекләрен ачкан көннән башланды дисәм дә ялгыш булмас. Менә ничә еллар Фәндүс абый белән Әлфия апаның уллары Альберт һәм Рушадлар авылның язмышы өчен борчылып, киләчәген кайгыртып яшиләр. Аларның туган җирләренә ихтирам һәм мәхәббәтләре- эш-гамәлләрендә. Районда гына түгел, тирә-якта беренчеләрдән булып,  Колын һәм Иске Айман авылында Бөек Ватан сугышында Һәлак булганнар һәм катнашучылар истәлегенә һәйкәл калыкты.                                                

       “Гөлчирә” мәчетенең азан тавышы  гына түгел, чәчәккә күмелеп утырган бакчасы да үзенә тартып тора.  Айгиз хәзрәтнең гаиләсе чәчәкләрне карап-тәрбияләп тора. Әле күптән түгел мәчеткә, аның тирә-ягына ут куелды. Төнге  балкышы авылга  сихри матурлык биреп тора. Инде мәчет ишекләре ябылмасын, дип рәхмәтләрен укый авыл халкы.

      Соңгы вакытта авыл халкы зыярат өмәләрендә катнашты: биек булып үскән агачларны кисеп чистарттылар; иске коймаларын сүтеп, яңа ихата тотуга әзерләделәр. Шушы өмәләрне башлап йөргән авылдашыбыз Әхмәтов Рәшиткә, хәзрәтебез Айгизгә, авыл җирлеге башлыгы  Марсель Равил  улына, өмәләрдә катнашкан, матди ярдәм күрсәткән барлык авылдашларга рәхмәтләребезне җиткерәбез. 

     Әйе, үлгәннәр бер дә әллә кайларда түгел, кардәш-якыннарының күңеленә күмеләләр. Шушы көннәрдә Мустафиннар ярдәме белән  Колын авылы зыяраты тулысынча яңа койма белән әйләндереп алынды. Бу изгелекне үлчи торган бизмәннәр юк.

      Бу язмамда Мустафиннарның авыл халкына эшләгән яхшылыкларын санап чыгуны максат итеп алмадым. Балкып утырган мәчет, яңа ихаталы зыярат кулыма каләм алдырды. Үзләренә барып җитешмәгән күпме рәхмәт хисләре!

      Ә бит шундый ир-егетләрне  дөньяга китергән, тәрбия биреп үстергән Ана һәм Ата бар. Балаларның зур уңышка ирешүләрендә әти-әнинең тоткан урыны гаять зур. “Оясында ни күрсә, очканында  шул булыр”,- ди халык. Әлфия апа белән Фәндүс абый үзләре үрнәгендә әнә шундый уллар үстерделәр.

      Колын, Иске Айман авыл халкы  Әлфия апа белән Фәндүс абыйга,  Яр Чаллы ТЭА “Ресурс-Холдинг” генераль директоры  Рушад һәм Альберт  Мустафиннарның гаиләләренә яхшы гамәлләре өчен чиксез рәхмәтле. Иң-иң изге теләкләребез Сезгә!

                  Авыл халкы исеменнән М.Сиранова, Г.Кашапова

   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев