Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мобилизацияләнгән биш хәрби һәлак булган

Өлешчә мобилизация буенча Чиләбе өлкәсеннән хәрби хезмәткә чакырылган биш кеше һәлак булган, җирле хакимият аларның гаиләләренә һәркайсына берәр миллион сум түләячәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы төбәкнең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Кызганыч ки, хәрби комиссариат Коркино хәрби комиссариатыннан чакырылган биш хәрбинең һәлак булуы турындагы мәгълүматны раслады. Туганнары белән бергә без дә кайгырабыз, ихлас күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен белдерәбез. Хәрбиләрнең туганнары һәм якыннарына кирәкле бөтен ярдәмне күрсәтәчәкбез», - диелә хәбәрдә.

Аларның кайда һәм кайчан һәлак булуы әйтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев