Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Өендә 124 елан асраган

Әстагъфирулла!

Американың Мэриленд штатында яшәүче 48 яшьлек ир өендә 124 елан асраган. Һәм шул еланнарның берсе тешләвеннән үлеп киткән.

                              Рептилияләр яратучының югалуын күршесе абайлаган. Аны күптән күрмәвенә игътибар иткәч, йорты тәрәзәсенә күз салган. Ирнең идәндә ятуын күргән күршесе махсус хезмәтләр чакырткан.

Полицейскийлар килүенә ир инде үлгән. Аның йортында хокук сакчылары 124 елан тапкан, шул исәптә 4 метрлык  юлбарыс питонын да. Еланнарның барысы да читлекләрдә яшәгән.

Полиция ирнең бәхетсез очрак аркасында үлүен ачыклаган. Аны елан тешләгән.

Реклама

                              Җәнлекләрне яклау хезмәте вәкилләре рептилияләрнең зур коллекциясен тикшереп чыккач, аларның кайсыберләре агулы төрләргә каравын ачыклаган, мондый еланнарны өйдә асрау тыела.

Еланнар арасында питоннар, кобралар, кара мамбалар (Африкада таралган агулы елан) да булган. Агулы булмаган еланнарны Вирджиния штатына озатканнар, агулыларын исә Төньяк Каролина штатындагы белгечкә җибәргәннәр.

         Чыганак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Ил-көн хәбәрләре