Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Прокуратура хәбәр итә

Актаныш районында яшәүченең банк счетыннан акча урлаган Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендә яшәүче хатын-кызга хөкем карары чыгарылды. 

Актаныш районы прокуратурасы 2018 елның ноябрендә Актаныш районында яшәүченең банк счетыннан акча урлаган Чиләбе өлкәсе Копейск шәһәрендә яшәүче хатын-кызга карата дәүләт гаепләвен хуплады. Суд барышында шул аңлашылды, Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз “Авито” сайтыннан Актаныш районында яшәүченең кәҗә сатуын белеп ала. Күрсәтелгән телефон номеры буенча уйлап чыгарылган исем белән шалтыратып,кәҗә сатып алу өчен аванс күчерергә теләвен әйтә, банк картасы паролен һәм реквизитларын сорый. Парольне белгәннән соң үз картасына 2000 сум акча күчерә. 

Хатын-кыз, РФ ҖКның 158 нче маддәсе нигезендә, чит кешенең мөлкәтен урлауда гаепләнә. Хөкем ителүче үз гаебен таный, китергән зыянны тулысынча каплаган. Суд аны 50000 сум күләмендәге штраф түләргә хөкем итә. 


Хөкем карары законлы көченә кермәде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев