Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ШӘП ЯҢАЛЫК: Быел "карга боткасы" Актаныш районының һәр җирлегендә үзәкләштерелгән төстә пешәчәк

Быел исә “карга боткасы” Актаныш районы җирлекләрнең һәрберсендә үзәкләштерелгән төстә пешәчәк.

1 май – яз һәм хезмәт бәйрәме  Актанышта ел саен зурлап билгеләп үтелә. Бу көнне "Бүләк" чаңгы базасы һәркемне  "карга боткасы"на җыя. Җыр-биюле, тамашалы бәйрәмне халык үз итә, аны карарга, казанда пешкән ботканы авыз итәргә балалар белән беррәттән, әби-бабайлар да, әти-әниләр дә килә. 

Быел исә “карга боткасы” Актаныш районы җирлекләрнең һәрберсендә үзәкләштерелгән төстә пешәчәк. Бу хакта сишәмбе брифингында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева хәбәр итте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан оештырыла торган халык җыеннары һәр җирлектә көндезге сәгать уникедә башланып китәчәк. Авыл халкы, ялларда кунакка кайтучы якташлар, бигрәк тә балалар өчен күңелле тамаша булыр дип көтелә ул. 

Реклама

Быел Актаныш үзәгендә дә бәйрәм боткасын өч урында пешерү планлаштырыла: "Бүләк" чаңгы базасында, 12 һәм 57 бистәләрдә. 

Искәртеп үтәбез, май бәйрәмнәрендә җирлекләрдә зиярат өмәләре дә тәгаенләнгән. Каберлекләрне чистартырга, агачларны кисәргә, территорияне чүпләрдән арындырырга килүчеләр эш кораллары алып килсен иде дип мөрәҗәгать итә бу уңайдан авыл башлыклары. Өмәләр оешкан төстә үтәр дигән ышанычта калабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X