Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Спортка мәхәббәтне физкультура укытучысы уята

Спорт тармагына игътибар артачак

Спорт тармагына игътибар гаять зур Актанышта – һәр ике-өч баланың берсе (бигрәк тә, район үзәгендә яшәүчеләр) нинди дә булса секциядә шөгыльләнә, зурлар өчен дә спорт объектларының ишекләре ачык, мөмкинлек-шартлар тудырылган. Район күләмендә даими узучы ярышлар, республикада алынган җиңүләр, Россия буенча яуланган үрләр дә шул хакта сөйли. Халыкны сәламәт тормыш рәвешенә тарту максатында ГТО нормаларын тапшыру соңгы елларда янәдән киң таралыш алды. Еллар буе алып барыла торган җитди сәясәт, тырышлык нәтиҗәсе бу, бер көндә генә спортта уңыш яулау мөмкин түгел. 28 сентябрь көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә узган спорт конференциясендә район башлыгы Энгель Фәттахов белдергәнчә, кайчандыр – 90 нчы еллар ахырында республикада берәр призлы урын алсак, и сөенә идек, җиңүчене геройны каршы алган кебек ала идек. Ул вакыттан бирле бик зур эш башкарылган. 


– Бер караганда, шөкер итәргә кирәктер. Ләкин тик торырга да ярамый, бер генә район да кул кушырып утырмый, – диде башлык. 

Районда барлыгы 14 спорт төре үсеш алган. 2017-2018 уку елы дәвамында район спортчылары Россия күләмендәге – 10, республика буенча 106 ярышта катнашкан, төрле дәрәҗәдәге 29 турнир, 47 район бәйгесендә көч сынаган. Республика һәм Россиякүләм ярышларда катнашу өчен район бюджетыннан 2 млн сум акча тотылган. 2018 елда республика Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән спорт җиһазлары алу өчен 328 мең сумлык субсидиягә килешү төзелгән. 


Бу саннар район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев чыгышында яңгырады. Һәр спорт төре буенча да ул ел дәвамындагы эшчәнлек турында тәфсилле анализ ясады. Җыелган проблемалар, хәл итәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү нисбәтеннән, мондый конференция – иң кулай форсат. Район җитәкчелеге, спорт бүлеге, спорт мәктәпләре җитәкчелеге белән беррәттән, чарада авыл башлыклары, район үзәгендәге белем бирү учреждениеләре директорлары, спорт тренерлары һәм мәктәпләрнең физкультура укытучылары бергәләшеп киңәшләштеләр. 


Район үзәгендәге “Лачын” боз спорт сарае һәм “Дулкын” бассейны, шулай ук, универсаль спортзалы тулы куәтенә эшләми – көннең беренче яртысына да анда шөгыльләнүчеләрне тарту кирәк. Физкультура дәресенә балаларны монда йөртү тәҗрибәсе үзенең бик үк уңышлы булмавын күрсәтте – дәресләрне көйләү, өлгерү мәсьәләсе белән кыенлык чыга. Балалар бакчалары белән исә бу эш барып чыгарга охшаган – быелдан ук район үзәгендәге бакчаларга йөрүче нәниләр спорт үзәкләренең даими шөгыльләнүчеләренә әйләнер кебек. Әти-әниләргә дә уңай: баланы автобус килеп ала, тәҗрибәле тренерлар кул астында спорт белән шөгыльләнәләр, тәрбияче апалар соңыннан алмаш киемнәрен кигерә, автобус кире бакчага кайтарып куя.   


Авыллардагы балаларга исә спорт белән шөгыльләнү өчен өстәмә шартлар тудыру зарурлыгына басым ясады Энгель Фәттахов: 


– Сәнгать мәктәбенең 11 филиалы бар. Ә нигә спортта да күбрәк булмаска тиеш? Әйтик,   хоккей фанатлары үсә Байсарда, нигә анда филиал ачмаска? Яки чаңгы спорты буенча – Әтәстә? Спорт белән кызыксыну булган җирлекләрне беренче чиратта карарга кирәк. – Бу урында иң  актив “физкультурный” авыл җирлекләрен дә атап китим: Суыксу җирлеге, спартакиадалардан тыш, иганәчеләр ярдәме белән  үзләрендә шашка, шахмат, волейбол ярышларын уздыра; Байсарда боз катканны көтеп кенә торалар  – үз хоккей мәйданчыкларында кыш буена хоккей турниры өзелми; Богады, Пучы, Сәфәр, Яхшый җирлекләре дә спортка битараф түгел. – Монда, әлбәттә, физкультура укытучыларының өлеше зур, мәктәпләрдә спортка укытучылардан игътибар бер дәрәҗәдә түгел: кемдер, дәресен үткәрә дә, шуңа канәгать булып йөри, кемдер түгәрәкләр алып бара, балаларны үстерергә тырыша. Физкультура укытучыларына да реаль объектив бәя бирү, кызыксындыру кирәк. 


Тренерлар мәсьәләсенә килгәндә, аларның санын арттыруны үзебездә үсеп чыгып, спорт юлын сайлаган яшьләрне чакырып кайтару, эшләү һәм яшәү өчен шартлар тудыру ягында хакимият. Сүз уңаеннан, быел балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә – 2, “Лачын” спорт мәктәбенә 6 яңа остаз эшкә кайткан. 


Конференциядә чыгыш ясаган спорт мәктәбе җитәкчесе Ленис Вәлиев аерым төрләр буенча ярышларның районда гаять аз оештырылуын ассызыклады. Әйтик, узган уку елында көрәш буенча район күләмендә нибары ике ярыш булган, ә кайчандыр аларны ай саен оештыралар иде. Ярыш – көрәшчегә тәҗрибә туплау, үз көчен бәяләү, җиңү омтылышы тудыру өчен иң зур стимул, ләбаса. Аерым көрәшчеләр, җыелма команда читтәге бәйгеләргә йөриләр, әмма “Актаныш көрәшчесе” дигән исемне саклап калу өчен бу гына җитми. Эш дәвамлы һәм күләмле төстә алып барылырга тиеш. 


 Авыл җирлекләре командалары белән хоккей, волейбол, футбол ярышларын, спартакиада кысаларына кертмичә, аерым, иркенләп үткәрү тәкъдиме яңгырады чарада. Киләсе ел бюджетын караганда, спорт тармагына аерым игътибар зарурлыгын да ассызыкладылар.

Конференциянең иң тантаналы өлеше – тырыш хезмәт уңганнарын бүләкләү мизгелләре булды. Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы билгесе белән Мәгъсүп Мәгъфүрҗан улы Әхтәмов, Олег Витальевич Ваганов хөрмәтләнде. Район бадминтон федерациясе җитәкчесе Руслан Гарипов Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Мактау кәгазе; район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Илфат улы Иманаев район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. Көрәш спорты буенча федерация җитәкчесе Дәниф Харисовка, волейбол спорты буенча федерация җитәкчесе Ильяс Мирзаянов, өстәл теннисы спорты буенча федерация җитәкчесе Әнвәр Гафуров, баскетбол спорты буенча федерация җитәкчесе Рубин Хәмидуллин һәм “Гаилә белән ГТОга” республика бәйгесендә катнашкан Хәбибуллиннар гаиләсенә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев