Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Россиядә яңа төр пособие түләнә башлый

Әлеге түләүләр яңа формалашачак Социаль фонд тарафыннан билгеләнәчәк. Ул Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондын берләштереп ясала. Бу төр түләүләрне алу тәртибе белән Татарстан Пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Вафин таныштырды.

 

Нинди түләүләрне берләштерә?
Универсаль пособие йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасына исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга түләнелә торган пособиене;
вакытлыча эшкә сәләтсезлек очрагында һәм бала табуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерелергә тиеш булмаган гражданнарга бала карау буенча пособиене;
беренче туган (уллыкка алынган) бала 3 яшькә җиткәнче ай саен түләнелә торган акчаны; 
3 яшьтән – 7 яшькә кадәр; 8 яшьтән – 17 яшькә кадәр балаларга айлык түләүләрне;
икенче бала тууга (уллыкка алынган) бәйле рәвештә аңа 3 яшь тулганчы бирелә торган пособиеләрне (ана капиталы түләүләре исәпкә алынмый) берләштерәчәк. 

Яңа төр пособие кемгә түләнелә?
Әлеге пособиене алу өчен җан башына керем күпме булуы исәпкә алыначак. Ягъни, гаиләдә һәр кешегә туры килгән керем төбәктәге яшәү минимумыннан азрак булырга тиеш. Фаразлар буенча, 2023 елда яшәү минимумы 12219 сум тәшкил итәчәк. Төгәлрәк әйткәндә, 12 айда гаиләнең бер әгъзасына уртача керем 146 628 сумнан артмаска тиеш. 

Пособие нинди шартлар буенча билгеләнә?
Универсаль пособиене алу өчен мохтаҗлыкны комплекслы бәялиләр. Күчемле һәм күчемсез милек, кертемнәрдән керемнәр, шулай ук, универсаль пособиегә дәгъва кылучы гаилә әгъзаларының хезмәткә яраклы булып та кертемнәре булмау сәбәпләре исәпкә алына. Объектив тормыш шартлары булмаган очракта (мисалга, баласын ялгыз тәрбияләүче ана; 80 яшьтән өлкәнрәк булган кеше яисә инвалидны тәрбияләгәндә; 3 ай һәм аннан да озаграк дәваланырга туры килгәндә һәм башка кайбер очракларда) “ноль керем” кагыйдәсе кулланыла.

Элеккеләреннән нәрсәсе белән аерыла?
Универсаль пособие кертелү белән балалы мохтаҗ гаиләләргә йөклелекнең иртә срогыннан алып, балага 17 яшь тулганчыга кадәр бердәм адреслы ярдәм күрсәтү оештырыла. 
Йөкле хатын-кызлар өчен пособие күләме артачак. Ул гаилә кеременә бәйле рәвештә, яшәү минимумымының 50, 75, 100 процентын тәшкил итәчәк. 
3 яшькә кадәр ике бала булган очракта, ике төрле түләү алырга мөмкин: универсаль пособиене дә, ана капиталыннан түләүләр дә. 
Пособиене Дәүләт хезмәтенең бердәм порталы, Күп функцияле үзәкләр яисә Социаль фондның территориаль органнары аша шәхсән мөрәҗәгать итеп рәсмиләштерергә мөмкин. 

Яңа төр пособиеләр түләү өчен бюджеттан 18,7 млрд, шул исәптән, федераль бюджеттан 11,2 млрд сум акча бүленәчәк. Мондый пособиеләрне Татарстанда 152 мең кеше алыр дип фаразлана. 

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә биреләме?
Гаилә башлыгы өлешчә мобилизациягә эләккән икән, Президент Владимир Путин карары нигезендә, аларга ай саен кимендә 195 мең сум күләмендә түләүләр булачак. Димәк, гаиләнең кереме дә арта дигән сүз. Пособие исә шул керемнәргә бәйле. Төбәкләр тарафыннан бирелгән бер тапкыр түләнелә торган акча пособие түләнгәндә исәпкә алынмый. Ә ай саен биреләчәк акча керем буларак исәпкә алыначак. 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев