Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Актанышта беренче язгы ярминкә үз эшен башлап җибәрде

Бүген, 27 май көнне Актанышта беренче язгы ярминкә уза.

 Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов ярминкә оеша башлауга ук үзенең урынбасарлары белән ярминкәне карап, сатучылар белән аралашып, хәл-әхвәлләрен белешеп чыкты. 

Иртәнге 6.00 сәгатьләрдә үк райондашларыбызга яңа суйган терлек ите алып килделәр. Хуҗалыклар палаткаларын корганда ук сатып алучылар бирегә килә башлады. Чөнки хәзер кышкы салкын вакыт түгел, тизрәк итнең үзеңә кирәк өлешен искертми, җилләтми өйгә алып кайтып туңдыргычка куярга кирәк. 

Әлбәттә, язгы ярминкәнең күрке- бакчачылык товарлары. Агач- куаклар, җиләк-җимеш, яшелчә  үсентеләре әллә каян үзенә җәлеп итә. Бакча гөлләре, чәчәкләрнең дә ассортименты зур. Орлык, суганчаларның ниндие кирәк шул бар, алып кайт та, бакчаңны, өй тирәңне ямьләп утыртып куй. 

Көньяк җимешләре сатучыларда да байлыкны карап бетерерлек түгел. Кып-кызыл арбузы гына да ни тора?
Кыскасы, язгы ярминкәне бер урап керергә кирәк. Әле менә хезмәттәшебез бик матур кофта алып кайтты.  Үз күңелебезне үзебез күреп бәйрәмнәрне башлап җибәрик әле, райондашлар!

Руслан Усманов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев