Иске Сәфәр авылында яшәүче Әсхыя Әхмәтшәриповага 95 яшь
Иске Сәфәр авылында яшәүче Әсхыя Әхмәтшәрипова бүген, 8 гыйнвар көнне үзенең 95 яшьлек юбилеен кыршы алды.
Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова Әсхыя Әхмәтшәрип кызын олуг бәйрәме белән котлады. 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы илнең күтәрелеш чорларын үз җилкәсендә кичергән райондашыбыз ил җитәкчелегенең хөрмәтенә бик лаек. Дилбәр Миркасыйм кызы Әсхыя Әхмәтшәриповага Россия Федерациясе президенты В. В. Путинның тәбрикнамәсен һәм Аканыш районы башлыгы Ленар Зариповның котлаулары белән күчтәнәчләрен тапшырды.
Хөрмәтле Әсхыя Әхмәтшәрип кызы!
Сезне 95 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз!
Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормышта яшәргә язсын.Картаюны сизмәгез, яшәү дәртен сүндермәгез! Шат күңел белән балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, бергә-бергә рәхәт итеп, шатланып гомер итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев