Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Республика волейбол турнирында чемпион исемен яулаган җитәкчеләрне район башлыгы Ленар Зарипов котлады

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов республика муниципалитетлары арасындагы волейбол турнирында чемпион булган волейболчыларны ихластан җиңүләре белән тәбрик итте. Спасс районында республиканың муниципаль хезмәткәрләре арасында волейбол турниры узды. Чемпионатта Актаныш районыннан ир-егетләр командасы катнашты.

     Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев җитәкчелегендәге муниципаль хезмәткәрләр волейбол чнмпионатында уңышлы уйнап, көндәшләре командасын бер-бер артлы отып барды. Нәтиҗәдә лаеклы җиңүгә иреште.

          Команда составындагы уенчыларны-   Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев, район Советы аппараты Илшат Вахитов, Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов, Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиев, Киров авыл җирлеге башлыгы Илназ Мәгъдәнов, район Башкарма комитетының спорт һәм туризим бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев, район социаль һәм агарту бүлеге башлыгы Назил Латыйпов, "Яшьлек" яшьләр үзәге җитәкчесе Равил Таймасовны җиңүләре белән ихлас котлыйбыз! Спортта да, районыбыз тормышында да актив булып, район халкына үрнәк күрсәтеп сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаулары дәвамлы булсын!

2021 нче елда безнең җитәкчеләр бу турнирда 4 урынга лаек булган иде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев