Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген Бөтенроссия хоккей көне

Бүген, 1 декабрь- кышның беренче көнендә Бөтенроссия хоккей көне билгеләп үтелә.

              Районыбызда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Татнефть" АҖ ярдәме белән "Лачын" боз-спорт сарае төзелгәнгә дистә еллар узды.

Шушы вакыт эчендә Актаныш районының меңләгән укучылары оста хоккейчыларга әверелде.

Данлы командаларыбыз барлыкка килде. Үзебезнең Иске Байсар авылында туып-үскән Лиана Ганиева Олимпия чемпионы исеменә лаек булды.

Реклама

              Бүгенге истәлекле көн уңаеннан барлык хоккейчыларны, спортның әлеге төрен үстерүгә зур өлеш керткән остазларны, җитәкчеләрне, иганәчеләрне һәм әлбәттә, җанатарларны чын күңелдән котлыйбыз.

Киләчәктә дә Актаныш районында хоккей спорты киңрәк масштабларны яуласын, җаны-тәне белән бирелгән уенчылар тәрбияләнсен дигән теләктә калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев