Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР:Беренче тапкыр беренчегә!

Һәр елны язга таба ата-аналарны дулкынландырган бер вакыйга бар. Бу беренче сыйныфка укырга мәктәп һәм укытучы сайлау вакыты. Әйе, ата-аналарның йөрәк парәләре беренче сыйныфка укырга керә.

                                Психологлар раславынча, бу вакыйга кеше тормышында мөһимлеге буенча башка вакыйгаларны узып китә. Дөрестән дә, җиде яшьлек кеше тормышында бар нәрсә дә үзгәрә. Ул моннан соң үзе теләгән вакытта йокыдан тора, уйный алмый. Балалар ярата торган “телим” сүзен санаулы көннәр эчендә “кирәк” һәм “тиеш” сүзләре кысрыклап чыгара. Мәктәптә яңа кешеләр белән очрашалар. Алар укытучыларны, сыйныфташларын, югары сыйныф укучыларын күрәләр. Моңа кадәр бакчага йөргән вакытта, алар үз яшьтәшләре белән генә аралаша иделәр. Көнчелек хисе барлыкка килә. Бала:"Минем партадашыма  кызыл йолдыз куйдылар, димәк ул –әйбәт, ә минем андый йолдызым зәңгәр,димәк мин –начар",-дип фикерли.

                                Дәресләр башланып берничә атна үтүгә, беренче сыйныф укучысының бөтенләй югалып калган очраклары да була. Аңа бертуктаусыз таләпләргә үзе өстеннән контрольлек итүгә күнегү авыр, бала арый башлый һәм мәктәпкә бармас өчен төрле сәбәпләр уйлап таба. Күбесенчә ата-аналар уку башланып берәр ай үткәч балаларының укырга теләмәвеннән, укытучыны тыңламавыннан, ямьсез язуыннан, бер сүз белән әйткәндә, яхшы уку өчен тырышмавыннан зарлана башлыйлар. Ата-ана баласына укуның беренче айларында ничек булыша ала соң?

                                Ата-аналарның иң киң таралган ялгышы булып баланы яхшы билгеләргә укырга мәҗбүр итү тора. Үз балаңны бишлегә укучы итеп күрергә теләү аңлашыла, әлбәттә.Тик күп очракта бала, нинди дә булса яңалык алу өчен түгел, ә бишлеләрне күбрәк алып әти-әнине куандыру өчен тырышырга кирәк дигән нәтиҗәгә килә. Иң яхшысы балага укыган кешенең белемсез кешедән нәрсә белән аерылганын аңлатыгыз. Баланы мәктәп тормышы белән кызыксындыру өчен үзегез укыган вакыттагы берәр күңелле вакыйганы исегезгә төшерегез. Болар балага белем алуның җиңел  булмаса да, кирәкле һәм кызыклы процесс икәнлеген аңларга ярдәм итәр.

                                Кайсы ата-ана гына баласының беренче адымнарын хуплап, куанып сөенми дә, беренче әйткән сүзләре өчен мактамый икән? Мактау турында балагыз беренче сыйныфка укырга кергәч тә онытырга ярамый. Ул язган сызыклар бик туры килеп чыкмаган очракта да, хәрефләрне теләп укымаса да, аның кечкенә уңышын табып мактау сүзе әйтергә кирәк. Танылган психолог Владимир Леви узенең китабында болай дип яза : Әгәр балагызны туры итеп утырырга, мәсьәләләр  чишәргә, курыкмаска өйрәтергә телисез икән - иң элек мактаудан башлагыз. Хәтта берни барып чыкмаган очракта да, иң элек мактагыз, максатка ирешү өчен кечкенә генә тырышлык куйса да, аз гына уңышка ирешсә дә”.

                                Вакытны дөрес итеп бүлү укуның беренче айларында бала тормышын сизелерлек җиңеләйтә. Мәсәлән, белгечләр баланы бер үк вакытта йокларга яткырырга һәм уятырга киңәш итәләр. Шул ук вакытта җиде яшьлек балаларга 11 сәгатьтән ким йокламаска кирәклеген онытмагыз. Иртән уянгач бала сезнең елмайган йөзегезне  күрсен. Бергәләп иртәнге ашны ашагыз, буген нинди дәресләр булачагын исенә төшерегез. Дәресләрдән  соң нәрсә белән шөгыльләнәчәге турында сөйләшегез. Дәресләр беткәч бала ашарга һәм яраткан эше белән шөгыльләнергә тиеш. Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт булып 15-16:00 сәгатьләр санала. Бу вакытта һәр 30 минут саен кечкенә тәнәфесләр ясап алырга кирәк.Шулай ук баланың көненә 2-3 сәгать чамасы саф һавада булырга тиеш икәнен дә онытырга ярамый. Телевизор һәм компьютер өчен вакытны бик аз калдыру яхшы.

                                Укытучы янына килеп балагыз турында сорашырга читенсенмәгез. Педагоглар баланың белеменә обьектив бәя бирә алалар. Алар сезгә балагыз белән яхшырак аралашырга, аның турында күбрәк белергә ярдәм итуче киңәшләрен бирәчәкләр. Укытучы да нәкъ сезнең кебек балагыз барлык фәннәрне үзләштерсен һәм башка балалар белән аралашуында кыенлыклар булмасын өчен көчен куя.

Һәм иң мөһиме. Өегездә балагыз начар билге алганнан соң да курыкмыйча кайта ала торган атмосфера тудырыгыз. Бала сезнең яратуыгызны һәм ышанычыгызны тоярлык булсын. Шул чагында күз яшьләре азрак, куаныч,сөенеч, уңышлар күбрәк булыр.

 Фәнисә Шәкүрова,

 Актаныш 1 нче мәктәбенең югары  квалификацияле башлангыч сыйныф укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Мәгариф Мәгариф яңалыклары Татарстан Республикасы Безгә язалар Сезнең хатлар Мәгариф хәбәрләре Фәнисә Шәкүрова