Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

МОГҖИЗАЛЫ ТАБЫН:Рәсимә ападан кыстыбый рецепты

"Могҗизалы табын" проектыбызның төп максатлары:район җирлегебездәге алтын куллы әни-әбиләр, апа-җиңгиләрдән хикмәтле аш-су серләренә төшенү, яшь киленнәр һәм сылу кызлар колагына киңәшләр бирү, иң мөһиме якын кешеләребезне сөендерерлек һәм гүя гаҗәпкә калдырырлык рецептлар белән бүлешү.

                            "Татар милли ризыгы- "Тары кыстыбые". Кыстыбыйны бәрәнге боламыгы яисә тары боткасыннан ясыйлар. Без бүген тарыныкын сайладык. Тары боткасын пешерер өчен 1 литр сөт, 0,5 л. су, 4-5 кашык сыек май, тоз, 0,5 б.к шикәр комы кирәк булачак. Сөт белән суны кушып кайнатып чыгаргач бокал ярым тары ярмасы салып әкрен утта ярма изелгәнче пешерәбез.

                            Камыр ясау өчен: 1 йомырка, әз генә сөт яки майонез, 2 аш кашыгы сыек май, 0,5 стакан су һәм он кирәк. 

                            Камыр басып, зур итеп җәеп, уртача тарелка белән түгәрәкләр кисеп, коры табада ике ягында куеп алабыз да, уртасына тары боткасын салып кысып, ак май белән майлап тезәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!" - дип яза Рәсимә Зарипова. Актаныш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Могҗизалы табын Аш-су серләре Безгә язалар Сезнең хатлар Аш-су Кыстыбый