Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Яшь актанышлылар дзюдоны үз итәләр!

Дзюдо – көрәш сәнгатен һәм камилләшү фәлсәфәсен гармонияле берләштерә торган спорт төре. Ул физик көчне, реакциянең тизлеген, чыдамлыкны үстерә. Шушы көннәрдә Казанда һәм күрше регионның Дүртөйле шәһәрендә яшь көрәшчеләребез җиңүләре белән сөендерделәр.

                                            17 апрельдә, Казан 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.
                                            2 урынга - Ринат Садретдинов(Актанышның 2нче мәктәбе) чыкты. Бу нәтиҗә районыбыз дзюдосы тарихында беренче тапкыр булуы белән үзенчәлекле. Моңа кадәр, үзләренең яшь категориясы буенча, ТР Беренчелекләре пьедесталына безнең кызлар гына чыкканы булды.
Ниһаять, нәтиҗәне юниор яулады! Ринат 13 яшькә кадәр балалар арасында Пенза шәһәрендә (2017) Идел буе федераль округы Беренчелегендә җиңгән иде инде. 
                                            Шулай ук бу ял көннәрендә Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә 2009-2013 елларда туган яшүсмерләр арасында Космонавтика көненә багышланган дзюдо юнәлешендә ачык турнир үткәрелде.
                                            Турнирда Нефтекама, Уфа, Дүртөйле шәһәрләреннән һәм Шаран районыннан яшь спортчылар көч сынап карадылар. Беренче урыннарны якташларыбыз Әмир Ибраһимов(Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат), Рөстәм Газизов (1нче мәктәп), 3нче урынны Гадел Миңнимөхәммәтов(Гимназия) яулады. Райондашыбыз Әмир "Иң яхшы техника өчен" махсус бүләкне алып кайтты.


                                            Яшь спорт сөючән райондашларыбызны ихлас йөрәктән тәбриклибез, аларга һәм остазлары, тәҗрибәле һәм абруйлы тренер Шамил Әхмәтовка яңадан-яңа үрләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Татарстан Актаныш районы көрәш Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан яңалыклары Мәгариф хәбәрләре Актаныш хәбәрләре Спорт хәбәрләре Спорт яңалыклары Спорт 2022 Дзюдо