Актаныш

Чаңгы сезонын яптык(ФОТОРЕПОРТАЖ)

Ярышлар күңелле һәм файдалы үтте.

                                    Әлеге спорт төрен үз  итүчеләр "Бүләк" чаңгы базасы территориясендә җыелды. Биредә төрле яшьтәге райондашларыбызны очратырга мөмкин булды. Ярыш азарты сизелеп торды.

                                    Саф һавада, гүзәл  табигать кочагында шуу, ярышу, бу спорт төренең кыйммәтен тагын да арттыра төшә. Чаңгычыларны күзәтеп торучыларның да кәефләре шат иде. Барсы да чаңгы базасына сәяхәттән сәламәтлеккә уңай йогынты алып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: