Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш көрәшчеләре Татарстан Республикасы Беренче Президенты кубогын яулады

Татарстанның Беренче Президенты Кубогына үтүче көрәш турниры Татарстан Республикасы Көрәш Федерациясенең иң мәртәбәле бәйгесе. Ел саен әлеге Кубокны оту өчен Минтимер Шәймиевнең туган ягы Актанышка республикабызның төрле төбәкләреннән яшь көрәшчеләр җыела. Быел исә Актаныш батырлары данлы якташыбыз Кубогын үзебездә калдырды, турнирда катнашкан 26 көрәшче ярышның җиңүчеләре булды.

                  13-14 май көннәрендә Актанышның "Батыр" спорткомплексында Татарстанның Беренче Президенты Кубогына көрәш турниры узды. 

                Яшүсмерләр арасында бик тә дәрәҗәле бәйге санала ул. Быелгы ярышка республикабызның 44 районыннан 2006-2008нче елгы 355 егет катнашты.

             Кубокны Актаныш көрәшчеләре отты, мактаулы I урын яулаган егетләребез безнең күз алдында үсте. Мәсәлән, 14 яшьлек Муса Әнвәров бик кечкенәдән көрәш алымнары күрсәтеп шаккаттыра иде. Чандыр гына малайның оста көрәшүенә беркем дә гаҗәпләнмәде.

Чөнки ул атаклы көрәшче Әнвәровлар нәселеннән. Әтисе Илфир йөзләгән ир баланы көрәшергә өйрәткән танылган спорт остасы, республика, Россия чемпионы. Бабасы Илфат 1970 елларда күп тапкырлар Сабантуй батыры, республика, Россия бәйгеләре җиңүчесе. Муса да ата-бабаларының җиңү эзен дәвам итеп Беренче Президент Кубогына узган турнирда 43 килограмм авырлыктагылар арасында җиңүче булды. 

           Турнирга Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов шушы вазыйфасына билгеләнүгә нигез салына. Энгель Нәвап улы Минтимер Шәймиев Кубогына үтүче көрәш ярышының бай тарихы бар хәзер, ди:

 

                 - Минтимер Шәймиев Кубогына узучы ярышны без моннан беренче тапкыр 22 ел элек башлап җибәрдек.1998нче ел иде ул. Кубокны Минтимер Шәймиев безгә үзе алып кайтып тапшырды ул вакытта.Безнең өчен бик яраткан, мөһим турнир бу.  Шушы чорда турнирдан дөнья, Россия, республика чемпионнары үсеп чыкты,- диде район башлыгы Энгель Фәттахов һәм Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Фарис Хуҗин, Мурат Әмирханов һәм башкаларның нәкъ менә шушы бәйгедә беренче җиңүләр яулап зур көрәш дөньясына аяк басуын билгеләп үтте. 

 

                   Район башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев 13 майда 3 әйләнеш ярышларның узуын әйтте.

Беренче көн нәтиҗәләре буенча Актанышның җыелма командасыннан 7 көрәшче 14 майдагы икенче көн ярышларына- ярымфинал һәм финал ярышларына үткән. 5 көрәшче ярымфиналда бил алышса, финалда 2 Актаныш егете көч сынашу хокукы ала. 36 килограммда Радмир Хаҗиев 2 урын яулауга ирешә. Ә Муса Әнвәров, алда әйткәнчә, 43 килограммда чемпион калды.  

                 Татарстан Президенты Кубогына узган турнирда мактаулы II урында Әлмәт,   III урында Кукмара районы көрәшчеләре. 

                       Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров бу турнирның Актанышта батыр, булдыклы көрәшчеләр тәрбияләүдә Минтимер Шәймиев Кубогы турнирының әһәмияте зур булуын әйтте. Шулай ук ярышларны һәрвакыт бик югары дәрәҗәдә оештырылуы өчен хуҗаларга рәхмәт белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Спорт хәбәрләре Спорт яңалыклары Ләйсән Газизова Актаныш-информ Ләйсән Газизова, "Актаныш-информ" Татарстанның Беренче Президенты Кубогына көрәш турниры Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Фарис Хуҗин, Мурат Әмирханов Район башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев Муса Әнвәров Радмир Хаҗиев Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров Минтимер Шәймиев Кубогы турниры Милли көрәш