“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” тег белән яңалыклар
-
СӨЕНЕЧЛЕ ХӘБӘР:Актаныш автотуташлары Чаллыда җиңүләр яулады!
"Автотуташ" машина йөртү осталыгы конкурсының Чаллы этабын Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча ЮХИДИ бүлеге, "Юл хәрәкәте иминлеге", Татарстан Республикасы ДОСААФның Чаллы Советы, "Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы", "Бердәмлек" җәмгыяте, "Европа плюс" радиосы тарафыннан гамәлгә куелды.
-
"БҮЛӘК" АЛАНЫНДА: Пионериягә багышланган агым ачылды(+фото, +видеорепортаж)
Бүген Актанышыбызның бөтен Россиягә билгеле "Бүләк" аланында - 3 агым ачылды. Әлеге агым вакытында 160 бала ял итәчәк, сәламәтлеген ныгытачак. Шунысы да кызыклы, бу агым - пионериягә багышланган. Биредә кызыл галстуклы, ялкынлы, күңелләре шат нәни пионерларны һәм әйдаманнарны очратырга мөмкин иде.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов Актаныш спортчысын уңышлары белән тәбрик итте
Актаныш егете, танылган спортчы Равил Хаҗиев физкультура-спорт юнәлешендәге уңышлары белән безне гел сөендереп тора. Күптән түгел Равил "Ядран-Ойл" компаниясе исеменнән "ТүбәнКамаНефтехим" ПАО оештырган ачык Кубок ярышында катнашты.
-
"Саумы, дөнья!", исәнмесез, дусларыбыз!
Хәерле сәгатьтә, райондашлар! Исәнме, Актаныш! Халыкара гаилә көне котлы булсын, бәхетләрегез тулып торсын! Җиһанда җәй хөкем итә. Бөтен дөнья ямьгә төренгән. Актанышыбыз урамнары буйлап барганда да, иң беренче чиратта, яшеллеккә игътибар итәсең.
-
АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә мәктәбе дәресе(БЕЗНЕҢ ВИДЕОСЮЖЕТ)
Гаилә мәктәбе дәресләре Актаныш ЗАГСЫ бүлеге һәм аның җитәкчесе Гөлфинә ханым Мөхәммәдиева тырышлыгы, инициативасы белән уза. Ул даими рәвештә бара. Биредә районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, тәҗрибәле психолог, шәрәфле шәхес Фәһимә Шәйгәрданова, җирлекнең мөслимәләр оешмасы һәм яшь буын вәкилләре катнаша.
-
#СӘЛАМӘТЛЕКСАГЫНДА: Халыкара шәфкать туташлары көне
Бүген иртүк, хезмәттәшебез - SMM-белгечебез Юлай Низаев үзәк хастаханәдә йөри икәнен белгән идек... Әллә чирләгәнме, диярләр кайберәүләр?
-
Единый налоговый счет - здоровый расчет по налогам
Наряду с физическими лицами теперь и субъекты предпринимательской деятельности (организации и индивидуальные предприниматели) смогут воспользоваться всеми преимуществами расчета с бюджетом при помощи Единого налогового платежа.
-
Сез безнең беләнме?
Һәр нәрсәгә бүленгән вакытның чиге була... "Һәр яңалык- яхшы онытылган иске!" Еш кабатлана бу сүзләр. Әмма "Актаныш таңнары" газетабызга язылу тугыз дистә елга якын бер дә искерми кала торган шәп яңалык.
-
КОТЛЫЙБЫЗ:"Яз мизгелләре"ндәге күркәм уңышларыгыз белән!
Актаныш муниципаль районының "Балалар иҗат үзәге" өстәмә белем бирү учреждениесе "Яз мизгелләре"фотоконкурсы үткәрде.
-
"Актаныш таңнары"на 1 апрельдән 25 майга кадәр язылучылар чебиле булачак!
"Актаныш таңнары" газетасы 2022 елның икенче яртыеллыгына язылучы абунәчеләренә тавык чебиләре бүләк итәчәк.
-
РАДИОБЫЗДА:Үсентеләрне ачык грунтка күчерү буенча киңәшләр
Яңгыр тәмамлану белән бакчачылык сезонында өр-яңа эшләр башланырга тора. Үсентеләрне ачык грунтка күчерәбез. "Болгар" радиосындагы "Актаныш - FM"ның көндезге тапшыруында, гадәттәгечә "Бакчачы почмагы" сәхифәсенең даими кунагы, районыбызның танылган бакчачысы Дания ханым Сәетзадина үзенең файдалы, актуаль киңәшләрен бирә.
-
Актанышта – Бөек Җиңү бәйрәме тантанасы(+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Илебездә кебек үк, Актанышта да Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан бик матур, тантаналы чаралар узды. Аларны безнең мөхәрриятнең фотохәбәрчесе Раил Харисов тарих сәхифәләренә теркәп барды. Иҗади төркемебез бәйрәмнән кызу һәм җитез репортажлар ясады.
-
AKTANYSH-RT.RU сайтында яңа бәйге: “Мин Актанышны яратам!”
26 апрель- бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан һәм “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ”ның “#АктанышҮткәннәнКиләчәккә" проекты кысаларында Актаныш районы мәктәпләре укучылары арасында “Мин Актанышны яратам!” шигырь бәйгесе игълан ителә.