Актаныш

AKTANYSH-RT.RU сайтында яңа бәйге: “Мин Актанышны яратам!”

26 апрель- бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан һәм “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ”ның “#АктанышҮткәннәнКиләчәккә" проекты кысаларында Актаныш районы мәктәпләре укучылары арасында “Мин Актанышны яратам!” шигырь бәйгесе игълан ителә.

                                   БӘЙГЕ НИГЕЗЛӘМӘСЕ:


1. “Мин Актанышны яратам!” шигырьләр конкурсы (алга таба – Конкурс) бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан уздырыла торган Шигырь бәйрәме һәм “Актаныш-информ”ның “#АктанышҮткәннәнКиләчәккә" проекты кысаларында үткәрелә.
 

2. Әлеге Нигезләмә (алга таба – Нигезләмә) үзең иҗат иткән шигырьләр конкурсын үткәрү буенча максатларны һәм бурычларны, конкурсны оештыручылар һәм анда катнашучыларның хокукларын һәм бурычларын билгели.
 

3. Конкурсны “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” оештыра.
 

4. Конкурсның максатлары һәм бурычлары:
                4.1. Сәләтле укучыларга интеллектуаль үсеш һәм ярдәм итү өчен шартлар тудыру.
               4.2. Иҗади яктан үзеңне күрсәтүгә һәм шәхси үсешкә ярдәм итү.
               4.3. Әдәби иҗатны пропагандалау һәм популярлаштыру.
               4.4. Укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү.

 

5. Барлык катнашучылар өчен тигез шартлар тудыру максатыннан, Конкурс берничә яшь категориясендә үткәрелә:
              - кече яшьтәгеләр категориясе (8-10 яшь);
              - урта яшьтәгеләр категориясе (10-14 яшь);
              - өлкән яшьтәгеләр категориясе (14-18 яшь);
           

            5.1. Сайтка шигырьне урнаштырганда исем, фамилияне, яшьне, уку йортын күрсәтү мәҗбүри. Һәр яшь категориясендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.
 
6. Катнашу вакыты һәм тәртибе
         6.1. Конкурс 2022 елның 08 апреленнән 24 апреленә кадәр үткәрелә.
         6.2.Катнашучы Конкурска бер шигырь тәкъдим итә ала.
         6.3.Конкурс эшләре AKTANYSH-RT.RU сайтының “Бәйгеләр” бүлегенә урнаштырыла. Элемтә өчен телефон: 3-15-44.

 

7. Конкурс материалларына таләпләр
           7.1. Конкурста катнашу өчен бары тик үзең иҗат иткән шигырьләр генә кабул ителә.
          7.2. Шигырь татар телендә язылырга тиеш.
          7.3. Күләме: 8дән 24кә кадәр рифмалаштырылган шигырь юллары.
          7.4. Эшендә шигъри әсәрне иҗат итүдә мөстәкыйльлек күзәтелмәгән катнашучы Конкурста катнашудан читләштерелә.

 

 8. Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары
         - конкурс тематикасына туры килү;
         - шигырьнең мәгънәле һәм композицион бөтенлеге;
         - стилистик һәм тел грамоталылыгы;
         - шигырьләрнең ритмик төзелеше (үлчәме, ритмы, рифмасы, матур яңгырашы);
         - сәнгатьлелек (фикер, хис, кичерешләр).

 

9. Конкурс җитәкчелеге
        9.1. Конкурсны оештыру һәм үткәрү “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ”хезмәткәрләре кергән жюри функцияләре белән Оештыру комитеты тарафыннан башкарыла.
       9.2. Конкурсның Оештыру комитеты катнашу өчен килгән шигырьләрне сайтка урнаштыра, яшь категорияләренең бүленешен аныклый, конкурста катнашучылар исемлеген формалаштыра.

 

10. Йомгак ясау
        10.1. Бәйге жюрие һәр яшь категориясендәге җиңүчеләрне билгели.
        10.2 Җиңүчеләр районкүләм шигырь бәйрәмендә дипломнар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Барлык катнашучылар арасында иң күп тавыш җыйган авторга "Укучы мәхәббәте" бүләге тапшырылачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: