Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МОНЫ КҮРЕРГӘ КИРӘК ИДЕ: Бүген Актанышта эксклюзив машиналар ярышты (+ БЕЗНЕҢ ҖИТЕЗ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Актаныш районының “Иман” спорт сарае үзендә бик тә үзенчәлекле бәйге кабул итте.

Бүген Актаныш районының “Иман” спорт сарае үзендә бик тә үзенчәлекле бәйге кабул итте, чөнки гади автомобиль  модельләре ярышының катнашучылары инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар иде. Республикакүләм ачык бәйгенең зона этабы бездә үтү юкка түгел, билгеле.

 Сентябрь аеннан Актаныш районы  авиа, автомодельләр, робот техникасы, информатизация буенча  яңа дәрәҗәгә чыкты дисәк тә, һич арттыру булмас. Балалар иҗат үзәге белән җитәкчелек итә башлаган Илнур Таһир улы Хуҗин техник иҗат белән шөгыльләнергә теләге булган балалар өчен  нәкъ менә шушы заманча юнәлешне сайлады. Бүген техник түгәрәкләрнең берсе Аккүз мәктәбендә уңышлы эшләп килә. 


Район җитәкчелеге тарафыннан да әлеге юнәлеш зур хуплау белән кабул ителде. Август аенда актанышны шаулаткан авиашоу  да әлеге тармакны популярлаштыруга таба ясалган ныклы адым иде. 


Бүген исә Минзәлә, Ютазы, Саба районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән килгән командалар гади автомобиль  модельләрен ераклыкка, төгәллеккә сынады. Мондый төр ярышларга махсуслаштырылган модельләрнең ниндие генә юк иде биредә!?   Балалар да үҗәтлек күрсәтеп, берсеннән-берсе калышмаска тырышып, ярышларны тагын да кыздырып җибәрде.

Шунысын ассызыклау мөһим, республика күләмендә элеге техник иҗат юнәлешендә Ютазы танылу алган районнарның берсе. Яр Чаллы шәһәренең дә бу юнәлештә мактап телгә алырлык уңышлары шактый. Бүген әлеге көчле командалар Актанышка килгән икән – моннан файдаланып калырга кирәк. Шуңа күрә дә ярыш тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына да әверелде. Балалар автомобиль ярыштырса, аларның остазлары автомодельләр буенча фикер алышты, бу юнәлештә нәтиҗәле эшләү юлларын эзләделәр. 


Республиканың дүрт районыннан килгән командаларны чараның тантаналы ачылышында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде. “Образ” бию төркеме әлеге спорт бәйрәменә матур төсмерләр өстәде. Актаныш данын исә Балалар иҗат үзәге укучылары белән беррәттән Такталачык мәктәп-интернатында тәрбияләнүче балалар яклады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев