Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СЕР ИТЕП КЕНӘ: Актаныш районының идарә органнарында саллы үзгәрешләр көтелә

Җирле властьны тулысынча формалаштыру юнәлешендәге үзгәрешләр, нигездә, югарыдагы идарә органнарына яңа җитәкчеләр билгеләү бәрабәренә башкарылачак.

Муниципаль район Советының өченче чакырылыш беренче утырышында Актаныштагы кадрлар сәясәтенең киләчәктә дә дәвам итәчәге билгеле булды. Җирле властьны тулысынча формалаштыру юнәлешендәге үзгәрешләр, нигездә, югарыдагы идарә органнарына  яңа җитәкчеләр билгеләү бәрабәренә башкарылачак. 


Якын арада Актаныш Советы аппараты җитәкчесе, район башлыгы урынбасары  вазыйфаларына яңа затлар билгеләнәчәк. 


Э.Н. Фәттахов сүзләреннән аңлашылганча, бу хезмәтләрне киләчәктә тәҗрибәле, абруйлы, иң мөһиме, үз райондашларыбыз башкарачак. 


Беренчел фаразлар буенча, Актаныш  муниципаль районы Совет Аппараты җитәкчесе итеп Альберт Индариф улы Тимеров билгеләнәчәк. 


Энгель Фәттахов үзенең урынбасары ролендә хәзергә Киров авыл җирлеге җитәкчесе булып хезмәт куйган Әнвәр Әбесөгыт улы Гафуровны күзаллый. 


Якын киләчәктә Актаныш районы башлыгының ярдәмчесе дә булыр дип көтелә. Яңа вазыйфа бүгенге көндә район Советы Аппаратын җитәкләгән Кәрамов Айрат Сөнәгать улына тапшырылачак. 


Шул рәвешле  Актаныш районы тәҗрибәле, бердәм, профессиональ команда булдырачак.  Көчле корпустан торган команда район мәнфәгатьләрен кайгыртып, халык арасында кайнап эшләр дип өметләник. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев