Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СЕЗНЕ “КЫЗДЫРГАН” СОРАУ: Актаныш районы үзара салым буенча референдумны кабул иттеме?

Искәртеп үтәбез, референдумда катнашучыларның 50 проценты аны яклап тавыш бирсә, әлеге карар кабул ителә.

18 ноябрь көнне Татарстанның 43 районы,шул исәптән безнең Актанышта авыл халкы референдумга чыгарылган үзара салым суммаларын кабул итәргә я кире кагарга тиеш булып, бу вәзгыятькә үз мөнәсәбәтен белдерде. 


Референдумга тәкъдим ителгән суммалар буенча Актаныш районының Күҗәкә авыл җирлеге күпләрне аптырашта калдырган булгандыр. Ни өчен дигәндә, әлеге җирлек  аерым категория гражданнарын исәпкә алмаганда, халыктан 1200 сум җыюны тәкъдим итте. Башка авыл башлыклары, тын да алырга куркып, Күҗәкә халкының реакциясен көткәндер, мөгаен.  Референдум нәтиҗәләрен күргәннән соң, алар,чыннан да, аптырагандыр да әле. Чөнки җирле халыкның 90,70 проценты үз ихтыяҗларына тотылачак бу сумманы хуплап тавыш биргән булып чыкты. Мактарлык та, горурланырлык та сан шул бу. Димәк, күҗәкәлеләр җирлек проблемаларына битараф түгел, китереп биргәнне дә көтеп ятмаячаклар – кулдан килгән кадәр үзләре тырышу яклы алар. Аннан килеп авыл башлыклары Рәйхан ханыма да хөрмәтләре зур. Җитәкчелек белән авыл халкы килешеп эшләмәсә, мондый нәтиҗәгә, ай-һай, ирешеп булыр иде микән? 


Ятып калганчы атып кал дигәндәй, Пучы авыл җирлеге дә быел үзара салым күләмен районныкыннан 100 сумга арттырып, 600 итеп билгеләгән.  82,68 процент (754 кеше)  халык тарафыннан яклау тапкан ул. Бу  җирлектә дә башлыкка карата ышаныч бар димәк. Иң мөһиме, үзара салым акчаларын халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә тотып,  хәзер шушы ышанычны аклау. 


Гомуми нәтиҗәләрдән күренгәнчә, референдумга иң уңай мөнәсәбәтне Теләкәй авыл җирлеге халкы белдергән. Биредә 98,64 процент халык 500 сум күләмендәге үзара салымны җыярга риза.


Төркемнәргә берләштерсәк, районның 9 авыл җирлегендә референдумның уңай нәтиҗәләре 90 проценттан артып китә. 
Алар: 
Аеш  -  260 кеше - 90,59%;
Аккүз – 545 кеше – 96,12 %;
Югары Яхшый – 305 кеше – 91,04 %;
Киров – 748 кеше – 90,34 %;
Иске Байсар – 522 кеше – 93,21 %;
Такталачык – 595 кеше – 94,90 %;
Чалманарат – 343 кеше – 92,95 %;
Теләкәй – 362 кеше – 98,64 %;
Күҗәкә – 439 кеше – 90,70 %; 


Икенче төркемдәге 11 авыл җирлегендә референдумны кабул итүчеләр проценты 90нан ким, әмма 80 проценттан югары.

Реклама

Алар: 
Актанышбаш – 564 кеше – 89,24 %;
Әтәс – 365 кеше – 85,68 %;
Яңа Әлем – 630 кеше – 86,07 %;
Иске Айман – 259 кеше – 87,21 %;
Иске Богады – 523кеше – 89,40 %;
Иске Кормаш – 564 кеше – 85,06 %;
Татар Суксу – 804 кеше – 82,63 %;
Түке – 276 кеше – 88,75 %;
Уразай – 570 кеше – 87,56 %;
Усы – 294 кеше – 85,22 %;
Пучы – 754кеше – 82,68 %;


Өченче төркемдәге 4 авыл җирлегендә референдумга уңай җавап бирүчеләр проценты 80нән ким, әмма 70 проценттан югары.
Алар: 
Актаныш – 4505 кеше – 77,74 %;
Мәсәде – 189  кеше – 76,52 %;
Тат.Ямалы  – 370 кеше – 75,66 %;
Чуракай – 304кеше – 73,08 %;


Кәзкәй авыл җирлегендә исә референдумна уңай мөнәсәбәт белдерүчеләр 58,16 процентны тәшкил иткән. Бу cан бюллетень алучыларның 154енә тәңгәл. 


Актаныш районы буенча референдумны кабул итүчеләр 83,92 процент, ягъни сайлауга килүче 18 535 кешенең 15 555е бюллетеньгә “әйе” тамгасы куйган. 


Искәртеп үтәбез, авыл җирлегендә үзара салым җыю мәсьәләсе референдум - халыкның тавыш бирүе аша хәл ителә. Референдумда катнашучыларның 50 проценты аны яклап тавыш бирсә, әлеге карар кабул ителә. Тик шунысы бар: тавыш бирүдә җирлектә пропискада булучыларның яртысыннан күбесе катнашырга тиеш.


Димәк, хөрмәтле райондашлар, Актаныш халкы референдумны кабул итте дияр өчен  ныклы нигез бар. Аңлашылганча, шул рәвешле район халкы үзара салым акчасын җыюга ризалыгын бирде. Әгәр дә кемдер референдумда катнашмаган икән – ул  үз фикерен белдерми калган инде... Монда гаеплене эзлисе юк! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: референдум Актаныш Татарстан