Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Ашаган малда өмет бар

Бүген терлекчелек мөгезле эре терлек өчен азык кыйммәтенә яңа таләпләр куя, чөнки сыйфатлы рационнан башка күп сөт саву мөмкин түгел. 2023 елгы терлек азыгы әзерләү сезоны башланганчы, бу турыда нәрсәләр белергә кирәк соң?

Татарстанда инде 13 ел эшли торган “Диалог Трейд” компаниясендә азык культуралары һәм үлән катнашмаларының югары класслы селекцияле орлыкларын куллану нәтиҗәсендә пәйда булачак мөмкинлекләр хакында сөйләделәр.  Предприятие орлыкларны сатып кына калмый, яхшы сыйфатлы азык үстерергә һәм шактый акчаны янга калдырырга булышып, сатып алучыны үзенең даими ярдәменнән дә ташламый.

“Безнең компания – Нидерландларның “Баренбруг” фирмасының Татарстан, Удмуртия, Башкортостан республикалары һәм Пермь  крае буенча рәсми дилеры. Голландиядәге әлеге гаилә предприятиесе инде 100 елдан артык селекция белән шөгыльләнә.  Нәтиҗәдә культуралар мул уңыш бирә, терлек азыгы исә протеинга бай, яхшы эшкәртелүчән һәм югары энергетик кыйммәткә ия булып чыга. Мондый продукцияне сату бик рәхәт, һәм былтыр “Диалог Трейд” Россиядәге барлык дистрибьюторлар арасында беренче урын алды”, – дип сөйли компаниянең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Артем Волков.

ФОТО: Артем Волков

Артем Волков Нидерландлар брендының түбәндәге азык культуралары орлыкларына игътибар итәргә киңәш бирә.

Люцерна. Продукциянең бу төрен Татарстан клиентлары бигрәк тә үз итә, Удмуртиядә исә “Диалог Трейд” люцернасы   стандарт культура итеп алынган, ягъни  люцернаның башка сортларын аның белән чагыштырып бәяләячәкләр.

Әлеге культураның яфраклары бик күп, һәм алар иң аскы сабагыннан ук башлана – аксым исә нәкъ менә яфракта туплана да. Моннан тыш, сабагы йомшак һәм массаның  75-83%ы тулысынча эшкәртелә  (җирле төрләрнең исә -  60%ы гына).

Удмуртиядә  “Диалог Трейд”ның “Артемис”  люцернасы тәҗрибә кишәрлекләрендә стандарт культура итеп алынган, ягъни  люцернаның башка сортларын аның белән чагыштырып бәяләячәкләр.

ФОТО: Артемис

ФОТО: ГринСпирит 3

ФОТО: ГринСпирит 2

“Баренбруг” үлән катнашмаларының төп өстенлеге – аларның агроном өчен үзенә бертөрле саклану чарасы булуында: әгәр яз салкын һәм яңгырлы, температура уртачадан түбән икән, люцерна начаррак үсә, бу исә кыяклылар өчен уңай, чөнки “Баренбруг” кыяклы үсемлекләре соң башаклана.

Үлән катнашмасындагы кыяклы үсемлек орлыкларының чабымга  люцерна белән бер үк вакытта өлгереп җитүе, үсә-үсә аны кысрыклап чыгармавы  мөһим. Үлән катнашмаларында ярусларның тутырылуы бертигез, моның хисабына уңышның тулаем күләме дә артыграк була, бу исә туфракның файдалы эш коэффициентын арттыру мөмкинлеген бирә. Люцерна үзе генә начар сенажлана, аңа үлән катнашмалары кушу исә әлеге проблеманы хәл итә – чөнки алардагы шикәр ферментлашу процессын яхшырта.

Татарстан климатында “Артемис” люцернасы сезонга өч тапкыр уңыш бирә, агротехника дөрес булганда исә аны хәтта 4 тапкыр да чабып алырга мөмкин.  

Чабым тибындагы ак тукранбаш.  Бу тиңдәшсез продукт, чөнки гадәттә биеклеге 10 сантиметрдан артмаган газон һәм көтүлек тукранбашы тәкъдим ителә, “Диалог Трейд” компаниясенеке исә чабып алганчы 35-45 сантиметрга кадәр үсә. Тукранбаш кыяклы үсемлекләр катнашмасында чәчелә һәм, үзенә яктылык җитәрлек булсын өчен, кояшка үрелеп һаман биегрәк үсә. Шунысы да мөһим: кызылыннан аермалы буларак, ак тукранбаш сыерларны күбендерми. Атлар өчен, шулай ук корылык шартларында яки, киресенчә, су баса торган урыннарда үстерүгә тәгаенләнгән продукция дә бар.

ФОТО: Иртә өлгерә торган АФ7102 соргосы һәм “Нутритоп Стар” BMR6 соргосының Судан гибриды.

Ике төр дә җепселле паренхималы, шунлыктан аларда лигнин азрак һәм азык яхшырак эшкәртелә. Гибридның  башакланмавы да яхшы – бу аны җыеп алу вакытын озайта.

Реклама

ТРның Тукай районындагы “Миңнехуҗин” КФХ баш агрономы Александр Кокров: 

ФОТО: Александр Кокров

“Быел яз 670 гектарда “Диалог Трейд” компаниясе соргосының Судан гибридын чәчтек. Нәтиҗәдән канәгать калдык. Компаниянең культураны чәчү һәм үстерүгә ярдәм итү хезмәте дә бар”.

ТРның Әтнә районы “Тукай” ҖЧҖ баш агрономы Илнар Василов: 

ФОТО: Илнар Василов

“Моннан биш ел элек “Диалог Трейд” компаниясеннән бурычка “Алексис” люцернасы орлыгын алып,  100 гектарга  чәчтек. Хәзер инде аның мәйданы 1,5 мең гектарга җитте. 3 тапкыр, кайвакыт исә 4 тапкыр да чабып алабыз, бу аксымлы азыкны шактый янга калдыру мөмкинлеген бирә.  Быел исә тагын бер – “Альфа” сортын чәчеп карарга булдык”.

ТРның Кукмара районы “Рассвет” агрофирмасы идарәчесе Леонид Михайлов: 

ФОТО: Леонид Михайлов

“Быел “Диалог Трейд” компаниясеннән соргоның Судан гибриды орлыгын сатып алдык. Уңышы мул булды, бәлки әле рекордлы да булыр иде, тик җәйнең икенче яртысындагы эсселек комачаулады”.

Терлекчелек турында тагын да күбрәк файдалы мәгълүмат: https://t.me/dialogtradekazan

РЕКЛАМА

ООО Диалог Трейд
Казан, Щербаковский пер.7
+7 843 200 98 82
www.dialog-trade.ru

ТОКЕН КРЕАТИВА: Pb3XmBtzt8d1bdGULF2xEUNrvWA9v6MnLHrJe6i

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев