Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Әнәк авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды

Бәйрәмгә күренекле артистларда чакырылган иде.

Әнәк авылы мәдәният йортында  Нәүрүз - язны каршылау бәйрәме шау-гөр килеп узды. Ул халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы. "Нәүрүз" фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата. Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләргә, бер-беребезгә ягымлы булырга, ике кулыгызны биреп күрешергә кирәк.

Электән килгән гореф-гадәтләр искә алынды, җыр-бию, уен-көлке мулдан иде, килгән кунаклар җылы ризык белән сыйланды. Борынгы йолалар буенча, бу көн дуслык бәйрәме булып саналган, халык бер-берсенә кунакка йөрешкән һәм күңел ачканнар.

Әлеге гүзәл язгы бәйрәмне Әнәк авылы мәдәният хезмәткәрләре оештырган иде. Бәйрәмнең спонсорлары «Челтәр компания»се ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм “Әнәк” Агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев