«Тылсым» балалар бакчасында «Куркынычсызлык каешы» профилактик чарасы узды
Татарстанда, шул исәптән Актаныш районында 21 гыйнвардан 19 февральгә кадәр «Каеш» профилактик чарасы кысаларында балалар бакчаларында инспекторлар белән «Куркынычсызлык каешы» һәм «Автокресло» темаларына әңгәмәләр уза. Әлеге темадагы чара «Тылсым» балалар юбакчасында да оештырылды.
Чираттагы профилактик әңгәмә "Тылсым" балалар бакчасында узды, анда юл иминлеге вәкилләре мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән очрашты. Инспектор Артур Фавазит улы Җиһаншин һәм Актаныш районы буенча Дәүләт бюджет Юл хәрәкәте иминлеге учреждениесе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова балаларны юлда игътибарлы һәм сак булырга өндәп, файдалы очрашу үткәрделәр.
Әңгәмә барышында инспекторлар куркынычсызлык каешларын һәм автокреслоларны куллануның мөһимлеге турында сөйләделәр, шулай ук автомобильдә йөргәндә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлаттылар. Балалар актив рәвештә сораулар бирделәр, аларга кунаклардан тулы җаваплар алдылар.
Мондый чаралар балаларда юлда куркынычсызлык турында дөрес гадәтләр һәм белемнәр формалаштыруга ярдәм итә, бу автомобиль һәлакәтләре саны арту сәбәпле аеруча мөһим. Мондый очрашулар кечкенә юл хәрәкәтендә катнашучыларга җаваплырак һәм игътибарлырак булырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев