Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Актаныш районында 1 апрельдән авыр йөк автомобильләренә чикләүләр кертелә

Татарстан Республикасында, шул исәптән Актаныш районында авыр йөк автомобильләренә чикләүләр кертелә.Чикләүләр йөкләнеше 6 тоннадан арткан транспортларга кагыла. Әле юл кагыйдәләрен бозган транспорт хуҗаларын 400 мең сумга кадәр штраф көтә.

Искәрмәләр азык-төлек, орлык, терлек, ашлама, почта, посылка һәм ягулык ташучы транспортларга ясала. Башка барлык очракларда да safe-route.ru сайтынна кереп рөхсәт алырга кирәк.

Хәрәкәт 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр регионара һәм муниципаль юлларда чикләнә. Юллардагы вәзгыятьне Эчке эшләр министрлыгы һәм Ространснадзор контрольгә алачак.

Пассажир, махсус техника, чүп түгү һәм хәрби транспортлардан башка барлык йөк транспортларын "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ ның үлчәү контроле постларында үлчәячәкләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев