Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ноябрьдә Актаныш халкы ничек ял итәчәк?

«РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь — Халык бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. 6 ноябрь- Татарстан Республикасы Конституциясе көне якшәмбегә туры килсә дә, ял көне дүшәмбегә күчерелми.

3 ноябрьдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскарачак.

4 һәм 6 ноябрь эшләми торган бәйрәм көннәре булачак. 

«Татарстан Республикасында ял көннәре һәм бәйрәм көннәре туры килсә, ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми«, — диелә «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законда.

Шулай итеп, татарстанлылар  3 көн - 4,5,6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.  3 ноябрьдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскарачак.

"Актаныш-информ"ның үз чыганаклары буенча 4 ноябрьдә Актанышта авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздыру планлаштырыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев