Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

Гаилә - җәмгыятьнең башлангыч ячейкасы(+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

13 мая 2022, 11:18

1776

0

0

Бүген Актаныш районының Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан бик матур чара узды. Аны ЗАГС җитәкчесе Гөлфинә ханым Мөхәммәдиева оста итеп алып барды. Биредә безнең иҗади төркем дә үз эшчәнлеген алып барды. Тиздән видеорепортаж тәкъдим итәрбез! Җәмгыятебез үсешенең һәр чорында гаилә кыйммәтләрен олылау яшь буын вәкилләрендә гаилә институтына һәм туган милләтнең рухи мирасына хөрмәт тәрбияләүдә зур роль уйный. Инде 10 ел эшләп килгән Гаилә мәктәбенең чираттагы очрашуында районыбыз имам-мөхтәсибе - Руслан хәзрәт Мортазин, өлкән психолог - Фәһимә Зиннур кызы Шәйгәрданова һәм Актаныш 1нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары, җитәкчеләре Гүзәл Зәкиева катнашты.

Белешмә өчен:

Халыкара гаилә көне, 1994 елдан башлап, ел саен 15 майда билгеләп үтелә. Узган гасырның
90 нчы еллар башында гаиләләрне яклау көне истәлекле көннәр календаренда очраклы рәвештә генә барлыкка килмәгән. Берләшкән Милләтләр оешмасы җәмгыятьнең гаилә кебек мөһим ячейкасының күп илләрдә әһәмияте кимүенә һәм үзенең социаль юнәлешен югалта баруына нык борчылуын белдерә. 90 нчы еллар башында бөтен дөньяда аерылышулар саны кискен артты һәм утыз яшькә җитеп, бер тапкыр да никах теркәмәгән кешеләр күбәйде. Демографик кризис 90 нчы елларга туры килә. Шуның аркасында күп илләрдә үлем очраклары балалар туу дәрәҗәсеннән күпкә артып китә.
Гаиләгә ярдәм көнен булдыруның төп максаты - киң җәмәгатьчелекнең игътибарын гаиләгә кагылышлы бик күп проблемаларга һәм кыенлыкларга юнәлтү һәм кризислы хәлдән тиз арада чыгу өчен иң кулай карарлар табу.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X