Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненнән безнең фоторепортаж

05 июля 2022, 11:24

1545

0

0

Актаныштагы Үзәк паркта "Пар балдаклар" аллеясы бар. Һәр елның 8 июлендә, "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"ндә районыбызның иң үрнәк парларын шушы матур табигать кочагында  котлау, халыкка таныту күркәм традициягә әверелде. Быел тантаналы, тәрбияви  чара бераз алданрак уза. Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

 Районда "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"н алдан үткәрүнең сөенечле сәбәбе бар: балалар йортында тәрбияләнүче 9 ятимне үз канаты астына сыендырган Венера һәм Алмас Сабитовлар гаиләсе 6,7,8 июльдә Чабаксар шәһәрендә Россиякүләм бәйгедә чыгыш ясаячак.

Әлеге мәртәбәле бәйрәм шулай ук "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"нә багышлана. Бүген исә Киров авылында яшәүче Сабитовлар гаиләсе "Пар балдаклар" янында узган тантананы күмәк чыгышлары белән ямьләде, әти-әни барлык балалары белән татар халык биюен башкардылар. 

Сабитовлар олы бүләккә дә лаек булды- район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов мәрхәмәтле, изге күңелле ир белән хатынны "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" медале белән бүләкләде. Иске Айман авылында 44 ел бергә тату гомер кичерүче Мулланур һәм Тәхия Мәҗитовларга да "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырылды.

            Бер-берсенә карата булган саф мәхәббәтләре еллар дәвамында сыналган үрнәк гаиләләр бик күп районыбызда. Бүгенге бәйрәм нәкъ менә аларга багышланды. Район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәммәдиева быел 60, 55, 50 еллык туйларын билгеләп үтүче парларның һәрберсенең тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырды.

Әтәс авылыннан Әбүкәниф һәм Финә Сәрвәровлар, Татар Ямалысыннан Госман һәм Ләлә Сөләймановлар, Ахуннан Идият һәм Сәвия Шәйхразыевлар- бриллиант, Әтәстән Сабирҗан-Рәдимә Рәхимовлар, Татар Ямалысыннан Инсаф-Равзалия Солтановлар- зөбәрҗәт, Актаныштан Флүсә һәм Дәниф Бәхтиевлар, Марсель-Рәҗәп Латыйповлар, Владимир һәм Гөлсинә Әмирҗановлар, Әтәстән Хатыйп-Рина Зәкиевлар, Яңа Әлем авыл җирлегеннән Дилшат-Мөслимә Сәрвәровлар, Нургаяз-Рәзифә Әхмәдгалиевлар, Күҗәкәдән Өлфәт-Фагыйлә Мәрдәновлар, Татар Суыксуыннан Дилүс һәм Динә Әминовлар алтын туйлары уңаеннан район, авыл җирлеге җитәкчелегенең, балалары, оныкларының, туганнары, якыннары, күршеләренең котлауларын кабул итте. 

           Бәйрәм тантанасы район мәдәният сарае артистларының, үзешчәннәребезнең тематик җырлары, чыгышлары белән үрелеп барды.

Раил Харисов фотолары.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X