Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

"Китап"- FM радиосы Актанышта тукталышта

26 октября 2021, 08:40

1374

0

0

Актанышта 25 октябрьдә «Китап» милли радиосының Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән автомарафоны тукталыш ясады.

      Казан, Мамадыш, Алабуга, Чаллы һәм Минзәлә шәһәрләрен узып килгән китаплылар  Актаныш районы чигенә кергәч Пучы җирлеге белән таныштылар. Беренче Президентыбыз, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер  Шәймиевнең туган авылы Әнәктә булдылар. Якташыбызның бюстын, шулай ук Шәрип Шәймиевнең музей-йортын карадылар. 

  “Китап” –FM радиосы вәкилләрен Актанышта, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае каршындагы мәйданда җырчы сандугачыбыз Лилия Хөсәенованың моңлы көй сузып каршы алды. Очрашуда “Адымнар-Актаныш” полилингваль-мәктәп һәм кадет-интернат мәктәбе укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Муниципаль театр артистлары әле генә сәхнәләштерелүче Фатих Әмирханның "Тигезсезләр" әсәреннән өзек күрсәтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева татар телен, сәнгатен пропаганлауга зур өлеш кертүче "Китап"-FM хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм милли ризыгыбыз –чәкчәк бүләк итте. 

            «Китап» радиосы башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова нәфис сүз остасы да. Очрашуда ул актанышлыларны сәламләп шигырьләр сөйләде. Марафон исемен алган «Мин матурлык эзләп йөрим…» шигырен  яратып, хисләнеп тамашачыларга җиткерде сүз остасы. Әлеге шигырьне безнең Актаныш кызы Эльмира Җәлилова язган. 
           Һәр шәһәрнең һәм авылның яраткан җыры, яраткан көе була. Актанышлыларга «MINGAZOV» кавер төркеме нәкъ менә алар яратып тыңлый торган җырларны башкарды. Лилия апалары укучыларны да микрофонга җырлатып алды. Әлфия Авзалованың туган ягында аның репертуарыннан булган җырлар яңгырады. 
-    Кайсы төбәккә барабыз, шул якка хас җырларны, шигырьләрне башкарабыз. Иртәгә, мәсәлән, Башкортстан ягына чыгып китәбез. Андагы чыгышларыбыз  Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланачак. Әнгам Атнабаевның иҗатын да тәкъдим итәчәкбез.  Мамадышта “Париж-Париж» дигән керәшен җырларын көйләдек,- дип, кыскача  марафонның үзенчәлекләре белән таныштырды Лилия Кадыйрова. 

- Бүген күп шәһәрләрдә тукталыш ясадык, әмма Актаныштагы кебек җылы, якты һәм әзерлекле каршы алу булмаган иде әле. Сездә рәхәтләнеп чыгыш ясадык,- диде «MINGAZOV» кавер төркеме солисты Ильяс Мингазов белән төркемнең баянчысы Рүзәл Зыятдинов.

Текст: Ләйсән Газизова, фотолар Раил Харисовныкы.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X